150 дән артык төре билгеле, Европада һәм Азиядә үсә.

ТРда бер төре – себер бузульнигы (L.sibirica). Минзәлә районында үсүе билгеле. Дымлы болыннарда, куе үләнле сазлыкларда үсә.

30-125 см озынлыктагы үсемлек. Тамырчасы кыска, ян тамырлы. Сабагы туры, кабыргалы, кызгылт-миләүшә төсендә. Яфраклары чиратлашкан, күбесе өчпочмак рәвешендә – йөрәккә охшаган, яфрак читләре уемтыклы-тешле. Кәрзиннәре цилиндрсыман тар чукка җыелган. Июль-август айларында алтынсу-сары төстәге чәчәк ата. Орлыктан үрчи. Бүрекчәле орлыклардан очып тарала.

Декоратив үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).