Биографиясе

1909 елның 3 июле, Казан — 1993 ел, шунда ук.

Казан финанс-икътисад институтын (1933), Казан дәүләт университетын (1937) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1937 елдан Зеленодольск шәһәрендә эшли.

1946 елда ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының мәдәният һәм мәгариф секторы инструкторы, 1947 елдан Казан юридик институты укытучысы.

1952–1955, 1957–1989 елларда Казан университетында.

Хезмәтләре ярлылар комитетлары, дини секталар тарихы мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Комитеты деревенской бедноты. К., 1961; 

Октябрь в деревне. К., 1967 (автордаш); 

Сущность и критическая оценка обновленческого раскола русской православной церкви. К., 1970.

Әдәбият              

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр.словарь. К., 2002. Т. 3.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов