- РУС
- ТАТ
мөрәҗәгать
РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1917 елның 20 ноябрендәге (3 декабрендәге) мөрәҗәгате. Беренче өлешендә «Идел буе һәм Кырым татарларына, Себер, Төркестан кыргызларына һәм сартларына, Кавказ аръягы татарлары һәм төрекләренә, Кавказ тау халыкларына һәм чеченнарга» дини ышанулар, дин тоту, гореф-гадәтләрнең ирекле булуы, мөселман милли һәм дини оешмаларының кагылгысызлыгы, мөселман халыкларның хокуклары Совет хакимияте тарафыннан якланачагы белдерелә. Мөселман хезмәт ияләре Россиядә барган социалистик революцияне хупларга чакырыла. Мөрәҗәгатьнең икенче өлеше Шәрекъ илләре мөселманнарына — фарсы, төрек, гарәп, шулай ук индусларга багышлана. Совет хакимияте элекке патша хөкүмәте тарафыннан төзелгән Иран белән Төркияне бүлгәләү, Константинополь (Истанбул) шәһәрен яулап алу турындагы яшерен килешүләрнең юкка чыгарылуын, Шәрекъ илләре халкының үз язмышын үзе хәл итәргә хокуклы булуын бәян итә. Алар, залим-изүчеләрне бәреп төшереп, үз илләренә хуҗа булырга чакырылалар. Мөрәҗәгатькә РСФСР ХКС рәисе В.И.Ленин һәм Милләтләр эше буенча халык комиссары И.В.Сталин кул куйган.
Автор – Р.Г.Хәйретдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.