Мәкаләдә әдәбиятара диалогка заманча карашлар нигезендә Хәсән Туфанның 1920–1950 еллар шигърияте Николай Заболоцкий иҗаты белән чагыштырып өйрәнелә. Туфан һәм Заболоцкийның шигъриятен өйрәнү процессында аларның милли тәңгәллеге ачыклана, аның чыганаклары билгеләнә: Туфан шигъриятенең – татар һәм шәрык традицияләре белән, Николай Заболоцкий шигъриятенең рус һәм европа натурфилософия шигърияте белән бәйләнеше.

Сылтама ясау өчен: Ибрагимов М.И. Поэзия Х. Туфана в межлитературном диалоге 1920–1950-х гг. (к сопоставительному изучению творчества Х. Туфана и Н. Заболоцкого) // Научный Татарстан. 2011. №4. С.191–194.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Марсель Илдар улы Ибраһимов, филология фәннәре кандидаты, доцент.