Мәкаләдә 1920–1930 еллар татар китапларын сәнгатьчә бизәү үсеше этаплары тикшерелә. Татар китабы графикасының стилистик эволюциясе күзәтелә. Аның Европа һәм гарәп графикасы традицияләре белән элемтәсе ачыла. Орнамент-шрифт, фигуратив һәм реалистик юнәлешләр аерып күрсәтелә. Китапның татар милли сәнгате үсешенә гарәп язуының латин графикасына һәм аннары кириллицага күчешенең тискәре йогынты ясавы билгеләнә. Әйдәп баручы татар китап рәссамнары Б.Әлминов, Г.Арсланов, Ш.Мөхәммәтҗанов, Ф.Таһиров иҗаты мисалында китап бизәүнең сәнгать теле үзенчәлекләре ачыклана.

Сылтама ясау өчен: Улемнова О.Л. Особенности художественного оформления татарской книги 1920–1930-х годов // Научный Татарстан. 2010. №2. С.168–175.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ольга Львовна Улемнова, сәнгать белеме кандидаты.