- РУС
- ТАТ
(Myosoton), канәферчәләр семьялыгыннан күпьеллык, сирәк кенә берьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
Бердәнбер төре – су йомшак төкләч (M. aquaticum) Евразиянең уртача поясында таралган.
ТР территориясендә ара-тирә барлык районнарда да очрый. Сулык ярлары буенда, яшелчә бакчаларында, чүплекләрдә, юл кырыйларында үсә.
30-70 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Сабагы үрмәле, озын. Үсемлекнең аскы өлеше шәрә, ялангач, өске өлеше төкле. Яфраклары йомшак, йөрәксыман яки озынча түгәрәк, очланган. Чәчәкләре ак, хуш исле, таҗ яфракчыгы икегә аерылган, җәенке ярымчатырда урнашалар. Җимеше – йомыркасыман тартмачык. Орлыклары кызгылт-көрән, түгәрәк бөресыман, яссы, вак чәнечкеле. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.
Терлек азыгы буларак кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.