Библиотеки Татарстана, 1991–2017: справочный комплект / Сост.: Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев. Казань: Ин-т татар. энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2019. 364 с.

Басма Татарстанның бүгенге китапханә системасына багышланган. Белешмәдә республиканың әйдәп баручы китапханәләре турында гомуми мәкаләләр тәкъдим ителә. Икенче бүлектә 1990–2010 елларда китапханә системасы өлкәсендә үзгәреш тенденцияләрен чагылдырган массакүләм мәгълүмат чаралары, фәнни басмалар, интернет-ресурслар материаллары китерелә. Өченче бүлекнең нигезен китапханәләрнең күптөрлелеге турында советтан соңгы әдәбият исемлеге тәшкил итә.

Китап Татарстан мәдәнияте белән кызыксынучыларга, мәдәният белгечләренә, китап сөючеләргә, тарихчыларга тәкъдим ителә.