Биографиясе

1530 еллар тирәсе – 1610/11 елның 26 феврале.

Европа, Азия һәм Африка буйлап сәяхәт итә, сәүдә белән шөгыльләнә.

1557–1577 елларда Мәскәү компаниясендә (Англия) хезмәт итә, Рус дәүләтендә берничә тапкыр (1558, 1562, 1566, 1571 еллар) була.

1558–1559, 1562–1564  елларда сәүдә-дипломатия миссиясе составында Урта Азиягә һәм Персиягә бара, юл уңаеннан Казанда, Әстерханда һәм башка төрки-татар торак пунктларында була.

Мәскәүгә (1558 ел), Бохарага (1560 ел) һәм Персиягә (1564 ел) сәяхәтләре турындагы язмалар авторы. А.Дженкинсон аларда үзе күргән шәһәрләрне, халыкларның көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен, сәяси вакыйгаларны тасвирлый, юл координатлары белән карталар төзи.

А.Дженкинсон үз язмаларында татарлар һәм нугайларның тормышы, нугайларның 1558 елгы ачлыкта күпләп үлүләре турында бик тә үзенчәлекле мәгълүматлар китерә.

Әдәбият

Толстой Ю.В. Первые 70 лет сношений между Россией и Англией. СПб., 1876;

Английские путешественники в Московском государстве в XVI в. Л., 1937.

Автор – И.Л.Измайлов