- РУС
- ТАТ
Электрохимик, химия фәннәре докторы (2000), профессор (2002)
1956 елның 18 маенда Киров өлкәсенең Оричев районы Березины авылында туган.
1978 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук инновацион технологияләр кафедраара лабораториясе мөдире (2004 елдан).
Хезмәтләре цинкның глицинат комплексларын кайтару кинетикасына һәм механизмына карый.
Металл һәм эретмәләр электроутырымы хасил булу процессларында комплекс ясалу һәм импульс тогының ролен өйрәнә. Гетеротөшле, гетеролигандлы комплексларның һәм импульслы ток параметрларының гальваник капламнарга металл һәм нәметаллар кушу процессларына тәэсир итү закончалыкларын билгели. Бу процесслар өчен электролитлар эшләүгә яңа юллар тәкъдим итә.
Роль объемного и поверхностного комплексообразования при электроосаждении импульсным током цинк-хромовых, цинк-никелевых и никель-фосфорных покрытий // Электроосаждение металлов и сплавов.: Сборник научных трудов МХТИ. М., 1991 (автордаш).
Электроосаждение сплава цинк-хром импульсным током // Защита металлов. 1993. Т. 29, № 1 (автордаш).
Электроосаждение металлов и сплавов из водных растворов комплексных соединений. Казань, 2006 (автордаш).
Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.