Эчтәлек

1823, Чабаксар шәһәре — ?

1852 елда СА тәмамлый. А.К.Тон шәкерте.

1853 елдан — Казан шәһәре архитекторы ярдәмчесе; 1856 елдан — Казан губернасының казна палатасы, 1866–1893 елларда — Казан дары заводы архитекторы.

Котелов үзен гражданлык архитектурасы өлкәсендә тәҗрибәле белгеч һәм сәнәгать архитектурасы өлкәсендә оста архитектор итеп таныта. Аның проектлары буенча түбән чиндагы хәрбиләр өчен казармалар, дары заводы хезмәткәрләре өчен ике катлы таш йортлар, эшмәкәрлек йорты белән янәшә мәчет салына. Котелов завод биналарының күпсанлы проектларын әзерли: 1866–1893 елларда дары заводы территориясендә агач амбарлар, каланча, заводның инженерлык идарәсе бинасы, металл кою өчен таш алачык һ.б. төзелә. 1870–1873 елларда Котелов Постаучылар бистәсендәге казарма биналарын яңарту белән шөгыльләнә.

Котелов проектлаштырган аеруча билгеле төзелешләрнең берсе — заводның 100 еллыгы хөрмәтенә корылган Юбилей аркасы (1888). Шул хезмәтендә автор, классицизм элементларын һәм формаларын чын осталарча кулланып һәм камилләштереп, аларны эклектика классицизмы рухында яңарта, үз стилистикасы омтылышларын тулысынча чагылдыруга ирешә.

Әдәбият

Республика Татарстан: памятники истории и культуры: Каталог — справ. К., 1993.

Автор — Л.М.Мортазина