Якынча 20 төре билгеле, поляр өлкәләрдән кала киң таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: сыбызгы чүрәкәй (алмабаш) (Anas crecca) һәм чытырдавык чүрәкәй (A. querquedula). Барлык районнарда да очрый. Сулык ярлары буенда яшиләр. Күчмә кошлар.

Сыбызгы чүрәкәй – елга үрдәкләре арасында иң кечкенәсе: гәүдәсенең озынлыгы 35 см тирәсе, авырлыгы 200-300 г. Башы көрән төстә, ян-ягыннан яшел буй сузылган. Бүксәсе кара таплы охрасыман. Ян-яклары сузылып киткән кара бизәкле. Канатлары ялтырап торган яшел «көзгечекле». Исеме ата кошның туй чорында чыгаручы тавышына бәйле.

Чытырдавык чүрәкәй берникадәр зуррак. Язын ата үрдәкнең тавышы чытырдап бакылдауны хәтерләтә (исеме шуннан). Башы көрән төстә, күзеннән җилкәсенә таба ак буй сузылган. Каурый капламы аксыл коңгырт, чуар. Томшыгы кара. Аяклары гәүдәсенең арткы ягындарак, йөзү элпәләре яхшы үсеш алган. Канатлары тар һәм очлы. Маневр ясап тиз оча; судан һәм коры җирдән югарыга вертикаль диярлек күтәрелергә мөмкин. Моногамнар. Оясын (тирән булмаган чокырчык) су янында кора. Ак яки аз гына саргылт 7-12 йомырка сала. Яңа гына чыккан балалары куе мамык белән капланган, беренче көннәреннән үк яхшы йөзәләр һәм чумалар, коры җирдә җитез йөгерәләр. Су үсемлекләренең орлыклары, бөҗәкләр һәм моллюсклар белән тукланалар. Кышлау урынына сентябрь-октябрьдә очып китә.

Аучылык спорты объекты.

Сыбызгы чүрәкәй