Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (1764 елга кадәр – монастырь) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чыпта һәм мунчала ясау кәсепчелеге тарала.

1854 елда агачтан Изге Сергей Радонежский чиркәве төзелә, 1913 елда чиркәү янында таш чаң манарасы торгызыла һәм яңа чиркәүгә нигез салына (1940 елда сүтелә), агач чиркәү бинасында 1930 елларда мәктәп урнаша. 1836 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1849 елда янып юкка чыга, 1880 елда яңа бина төзелә.

XX йөз башында авылда чиркәү, чиркәү-приход мәктәбе, 3 тимерче алачыгы, 1 су һәм 11 җил тегермәне, казна шәраб һәм 7 вак-төякләр кибете, 4 май язу йорты, постау басу һәм йон тетү йортлары, 2 аракы кибете була; дүшәмбе саен базар эшли; ел саен язгы һәм көзге ярминкә уздырыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5784 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 апреленнән – Подберезье районы үзәге, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Подберезье авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 елда авылда “Красное Заречье” колхозы оештырыла, 1949 елда “Авангард” колхозы итеп үзгәртелә, 1958 елда аның составына “Красный Герой” (Каргалы авылы), “Революция” (Турминский авылы) колхозлары керә, 1963 елда “Подберезье” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан – “Подберезье” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2012 елдан – “Подберезье” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Родина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2 крәстиян-фермер хуҗалыгы бар. 1972–2015 елларда май заводы эшли (“Колаңгы май-сөт заводы” акционерлык җәмгыяте).

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла (элекке чиркәү бинасында урнаша), 1935 елда – җидееллык, 1939 елда – урта, 1941 елда – тулы булмаган урта, 1974 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2005 елда Советлар Союзы Герое А.Е.Кошкин исеме бирелә.

Мәктәп каршында төбәк тарихын өйрәнү музее эшли.

Авылда Җир сөрү һәм авыл көнкүреше музее (2019 елдан), мәдәният йорты, балалар бакчасы (1980 елдан, 2009 елдан мәктәп бинасында), китапханә, дәвалау амбулаториясе (көндезге стационар, 1999 елда участок хастаханәсе буларак ачыла), ветеринария пункты (2016 елдан), универсаль спорт мәйданчыгы (2014 елдан), Сергий Радонежский гыйбадәт кылу йорты (1970 елдан), Сергий Радонежский чиркәве (2016 елдан, П.А.Чекмарёв акчасына төзелә) бар.

Мәдәният йорты каршында “Берёзка” ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

А.Е.Кошкин (1922–1958) – гвардия кече сержанты, Советлар Союзы Герое (авылда аның бюсты куелган);

Д.Р.Сираҗиев (1954–1998) – актёр, режиссёр, 1999 елда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры тарафыннан татар театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен ел саен бирелә торган Д.Р.Сираҗиев исемендәге бүләк булдырыла.

Халык саны

1782 елда – 653 ир-ат;
1859 елда – 2512,
1897 елда – 3342,
1908 елда – 3647,
1920 елда – 3575,
1926 елда – 3383,
1938 елда – 2179,
1958 елда – 1321,
1970 елда – 1096,
1979 елда – 1017,
1989 елда – 860,
2002 елда – 802,
2010 елда – 730,
2017 елда – 819 кеше (руслар – 94%, татарлар һәм чуашлар – 3%).