1861 елның 19 февралендә кабул ителгән «Крәстиян эшләре буенча губерна һәм өяз учреждениеләре турында»гы нигезләмә белән оештырыла.

Җәмәгать арадашчылары һәм өяз җәмәгать съездлары гамәлләренә карата белдерелгән шикаятьләрне карый, авылларны волостьлар буенча билгеләү проектларын, алпавытлар һәм вакытлыча бурычлы крәстияннәр арасындагы ирекле килешүләрне, җәмәгать арадашчыларының утар кешеләрен кичекмәстән эштән азат итү турындагы хөкем карарларын раслый, җан башына бирелгән имана зурлыгыннан чыгып, җирләрнең чикләрен билгели, документлар төзүгә күзәтчелек итә, устав грамоталарын һәм шулай ук крәстиян йөкләмәләренең күләмнәре үзгәрү турындагы эшләрне карый һәм раслый.

1861 елгы Крәстиян реформасын гамәлгә ашыру буенча җирле кагыйдәләрне эшли, кагыйдәләр һәм нормалар җыентыгын төзи; җирне сатып алу барышын контрольдә тота; җирләр алмашу һәм чикләү, казна җирләрен крәстиян имана җирләренә алышу буенча килешүләрне раслый.

1874 ел 27 июнь нигезләмәсе буенча өяз крәстиян эшләре кабулханәләрен җитәкли, аларга карата җирле мәхкәмә-администрация органы һәм апелляция инстанциясе статусына ия була.

Кабулханә составына губернатор (рәис), губерна дворяннар башлыгы, Дәүләт милке палатасы (1866 елдан — губерна дәүләт милке идарәсе) управляющие, губерна прокуроры (1870 елдан округ мәхкәмәсе прокуроры), 4 җирле җирбиләүче, казна палатасы (крәстияннәрнең имана җирләрен сатып алуы эшләре буенча) управляющие керә.

Кабулханәгә секретарьлар, эш башкаручылар хезмәт күрсәтә. 1874 елдан дворян-җирбиләүчеләр урынына губерна земство идарәсе һәм казна палатасы вәкилләре, шулай ук хөкүмәт тарафыннан билгеләнүче даими әгъза кертелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгына буйсына. 1889 елның 12 июлендә кабул ителгән «Земство участок башлыклары турындагы нигезләмә» һәм Россия Дәүләт Советының 1891 елның 16 июнендә император Александр III тарафыннан расланган карары нигезендә бетерелә, вазифалары Казан губерна кабулханәсенә тапшырыла.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 2. СПб., 1863. Т. 36, отд. 1. № 36660; Полное собрание законов Российской империи. Собр. 3. СПб., 1894. Т. 11. № 7775.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1.

Автор — Е.Б.Долгов