- РУС
- ТАТ
Татарстанның Сарман районындагы авыл, Сарман авылыннан 5 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөз башында 1705–1711 еллардагы күтәрелеш җитәкчеләренең берсе Дүмәй Ишкәев тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Дюмитарлово исеме белән дә искә алына.
XVIII–XIX йөзлшрдә халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йөк ташу тарала.
1870 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәчет (1939 елда ябыла, бинасы мәктәпкә тапшырыла), мәктәп (1913 елда 80 бала укый) була. XX йөз башында икмәк саклау-сату кибете, мәчет, мәктәп эшли.
1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 2347,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.
Хәзер – Петровский Завод авыл җирлегендә.
1930 елда «Хезмәт» колхозы оештырыла. 1958 елда ул Куйбышев исем. колхоз (үзәк утары – Яңа Әхмәт авылы) белән бергә «Йолдыз» колхозына (үзәк утары – Сарман авылы) кушыла, 1962 елда хуҗалыкның исеме «Татарстан» колхозы (үзәк утары – Сарман авылы, аңа шулай ук Әлмәт авылының «Якты көн» колхозы да керә). 1967 елда авыл «Татарстан» колхозыннан «Петровский» совхозына (үзәк утары – Петровский Завод авылы) күчә.
1989 елдан авылда – «Петровская» агрофирмасы, 1993 елдан – шул ук исемдәге агрокомплекс, 1995 елдан – «Татарстан», 1999–2002 елларда – «Якты көн» күмәк предприятиеләре, 2003–2006 елларда «Якты көн» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2010 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты, «Нуретдин»мәчете (2011 елдан) бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.