Евразиянең урман һәм урман-дала зоналарының зур сулык ярлары буенда тереклек итә.

ТРда, башлыча, Идел һәм Кама елгалары үзәннәрендә очрый. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төзелгәч, елга каракошының саны шактый кими, хәзерге вакытта 30 пардан күбрәк исәпләнә. Оя коручы күчмә төр, кайберләре кышлый.

Гәүдә озынлыгы 1 м га кадәр. Канат колачы 2,5 м га җитә. Олы бөркетнең авырлыгы 3 тән 6,5 кг га кадәр, ана затлар аталардан эрерәк. Төсе көрән, башы һәм гәүдәнең түбәнге өлеше аксылрак. Канатлары киң, озын. Койрыгы кыска, чөйсыман, ак төстә. Акларының түбәнге ягы каурыйланмаган. Томшыгы зур, ыргаксыман, сары төстә. Елга каракошы биек кәүсәле карт урманнарда оялый. Ояны февраль-апрельдә ясый башлый. Биек агачларга зур оя ясап, аны күп еллар рәттән куллана. Соргылт төстә 1-3 йомырка сала, ояда ана һәм ата кошлар чиратлашып утыра. Балыклар, имезүчеләр (куян, ондатра, йомран), кошлар (үрдәк, акчарлак, кыр тавыклары), үләксәләр белән туклана.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.