Биографиясе

1930 елның 26 декабрендә Новосибирск шәһәрендә туган.

Казан сәнгать училищесен педагоглар В.С.Подгурский, С.А.Ротницкий, В.К.Тимофеев классында укып тәмамлый (1958).

1972–1976 елларда Е.А.Розенблюм, М.А.Коник җитәкчелегендә СССР Рәссамнар берлегенең ел саен үткәрелә торган эксперименталь укыту студиясе («Сенеж») семинарларында катнаша.

Татарстан Сәнгать фонды оешмасының баш рәссамы (1969–1973). Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).

1976–1984 елларда Казан сәнгать училищесендә укыта.

Иҗаты

Н.С.Артамонов – сәнгатьле бизәү һәм дизайн өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнарның берсе, җәмәгать биналары – «Елочка» кафесы (1966), «Яхонт» зәркән әйберләре кибете (1967), «Идел» халыкара яшьләр лагере (А.А.Спориус белән берлектә, 1967), Химиклар мәдәният сарае (1968), Татар ашлары йорты (1969–1970, автордашлар В.И.Охотин һәм А.А.Спориус), ТАССР Дәүләт сынлы сәнгать музее фасадлары, интерьерлары һәм паркы бизәлеше, музей экспозицияләре (1963) авторы.

«Зур Идел» күргәзмәсе (1980) һәм Лейпциг шәһәрендә узган халыкара күргәзмә-ярминкәнең ТАССР бүлеге (Е.Г.Голубцов, В.А.Нестеренко, А.П.Леухин белән берлектә, 1980) экспозицияләрен эшли.

1960 елларда графика жанрында эшли (линогравюра), 1990 еллардан пейзажчы-нәкышьче буларак таныла.

Күргәзмәләре

Халыкара (Италия, 1976; Германия, 1980; Голландия, 1998) һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә (1976, 1981, 1982, 1983, 1987, 1989) катнаша.

Шәхси күргәзмәсе 1990 елда Казанда (улы И.Н.Артамонов белән берлектә) оештырыла.

Әдәбият

Файнберг А.Б. Художники Татарии. Л., 1973.

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. М., 1978.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Артамоновы Н. и И. Живопись, декоративное искусство, графика, дизайн. Казань, 1991.

Автор К.П.Тулузакова