Биографиясе

Чын фамилиясе Фридебург.

1811 елның 7 мае — 1882 елның 14 гыйнвары, Одесса.

Кавалерия офицеры, 1837 елда театрга эшкә урнаша.

Күбесенчә провинция театрларында эшли. Укымышлы кеше, драматик әдәбият белгече буларак, еш кына режиссёр, спектакльләрнең сәнгать җитәкчесе вазифаларын башкара.

1852–1858 елларда Казан шәһәр театрының антрепренёры һәм сәнгать җитәкчесе.

Иҗаты

Дөнья классикасын һәм рус авторларының иң яхшы пьесаларын нигез итеп алып, репертуарны тәртипкә китерә. 1853 елда, рәсми рәвештә тыелган булуга карамастан, Милославский Казан театры сәхнәсендә А.С.Грибоедов пьесасы буенча «Акыллылык бәласе» («Горе от ума» спектаклен куя, Чацкий ролен башкара. Ел саен Н.В.Гогольнең «Ревизор» һәм «Өйләнү» («Женитьба») пьесалары буенча спектакльләр куела, Мәскәү театры белән бер үк вакытта ул чакта әле яшь драматург А.Н.Островскийның «Кеше чанасына утырма» («Не в свои сани не садись»), «Төшемле урын» («Доходное место»), «Ярлы кәләш» («Бедная невеста»), А.В.Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» («Свадьба Кречинского») пьесалары буенча спектакльләр дөнья күрә. Соңгысында Милославский уйнаган баш герой роле иң уңышлылардан санала.

Казанда чит ил һәм рус авторларының пьесалары буенча куйган спектакльләрендә ул Гамлет (У.Шекспирның шул исемендәге әсәре буенча), Кин (А.Дюманың шул исемендәге әсәре буенча), дон Сезар де Базан («Испан дворяны», Дюмануар һәм А.Деннери), Жорж Мориц («Графиня Клара д’Обервиль», О.Анисе-Буржуа һәм А.Деннери), Жорж де Жермани («30 ел, яки Уенчы тормышы», В.Дюканж), Прокопий Ляпунов («Ляпуновның үлеме», С.А.Гедеонов) рольләрен башкара. Милославский, формага тирән мәгънә салып, һәр хәрәкәтне камилләштереп, рольнең тышкы күренешен җентекле итеп кора; бер үк вакытта образның эчке дөньясына да зур игътибар бирә, персонаж хәрәкәтләрен психологик яктан дәлилләргә омтыла. Аның башкаруында мелодрама геройлары романтик характер ала, ирек сөючәнлек, хөр фикерлелек идеяләрен алга сөрә.

Теге яки бу спектакльне сәхнәгә куйганда, Милославский партнёрлардан башкаруда ансамбльлелеккә ирешүләрен, һәр рольне, икенче дәрәҗәдәге рольләрне дә, яхшылап уйлап башкаруларын таләп итә. Александра театры һәм Кече театр труппаларында лаеклы урын тоткан А.И.Стрелкова, Х.И.Таланова, Е.Б.Пиунова-Шмидгоф, В.И.Виноградов кебек актёрлар тәрбияли. Милославский эшчәнлеге белән, И.А.Крути билгеләп үткәнчә, Казан театрының «алтын гасыр»ы башлана.

1867–1871 елларда актёр Казанда П.М.Медведев труппасында эшли, бу елларда ул Грозный («Иоанн Грозныйның үлеме», А.К.Толстой, «Василиса Мелентьева», А.Н.Островский), Вырин («Станция күзәтчесе», А.С.Пушкин повесте буенча), Ихарев («Уенчылар», Н.В.Гоголь), Дадли («Мария Стюарт», Ф.Шиллер) рольләрен башкара.

Әдәбият          

Медведев П.М. Воспоминания. Л., 1929;

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.

Автор — Ю.А.Благов