Лаеш районының Тамгачы авылыннан 2,7 км көнбатыштарак һәм Тетеево (Тәти) авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак.

Су өслегенең мәйданы 6,4 га. Су күләме 13,5 мең м3. Озынлыгы 506 м, иң зур киңлеге 280 м. Уртача тирәнлеге 2,11 м, иң зур тирәнлеге 5,3 м.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә хасил булган. Формасы озынча түгәрәк. Ярлары сөзәк.

Суы йомшак (0,6 мг-экв/л), җиңелчә сульфат-гидрокарбонат-кальцийлы типта. Гомуми минеральләшүе 75,5 мг/л. Үтә күренмәлелеге 50 см. Көнчыгыш һәм төньяк яр буе зонасы сазлыклы, көньяк һәм көньяк-көнбатышта кәсләнгән.

Күл буенда балаларны сәламәтләндерү лагерьлары урнашкан. Ял итү урыны.