Биографиясе

1946 елның 20 августында Казан шәһәрендә туган.

1969 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук укыта, каты химик матдәләр технологиясе кафедрасы мөдире (2000 елдан), химия-технология инженерлары факультеты деканы (1996 елдан), Химия-технология инженерлары институты директоры (2001 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре каты органик матдәләрнең өслекле һәм контактлы күренешләренә, органик кристаллик матдәләрнең деформацияләнгән һәм җимерелгән вакыттагы электрофизик һәм эмиссион күренешләрен өйрәнүгә карый.

Югары энергия сыйдырышлы каты органик матдәләрнең диэлектрик һәм электрофизик үзлекләрен һәм электрлашу күренешләрен өйрәнә. Органик диэлектрикларда эл. корылмалары барлыкка килү һәм туплану механизмын ача һәм алар өчен югары нәтиҗәле күп функциональ тәэсир итүчән антистатиклар сайлауның яңа юлларын тәкъдим итә. Каты җисемнәр адгезиясенең электрон теориясен үстерүгә мөһим өлеш кертә.

Монография һәм 100 дән артык мәкалә авторы; уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.