Биографиясе

1894 елның 1 (13) декабре, Казан губернасы, Мамадыш өязе Айдар авылы – 1937 елның 30 декабре, Казан шәһәре.

Түбән Новгород шәһәрендә заводта күмер ташучы, Бахмут шәһәре (Екатеринославль губернасы) тирәсендәге тоз чыганакларында бораулаучы булып эшли.

1915 елда Россия армиясенә алына; Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1918 елда Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең икенче корылтае делегаты (Казан). Соңыннан Мамадыш башкарма комитеты рәисе. 1921–1924 елларда ТАССР Үзәк башкарма комитеты Президиумы рәисе.

«Унбиш җитәкче хаты» авторларының берсе (1923 ел). Хатта М.Солтангалиевне кулга алуның гаделлегенә шик белдерелә һәм РКП(б)ның 12 съездында милли мәсьәлә буенча кабул ителгән карарның үтәлешендә җитди хаталар булуы бәян ителә.

1924 елда «Утыз тугыз җитәкче хаты»на кул куя. Хатта татар коммунистларына кимсетеп карау фактлары күрсәтелә, Татарстан партия оешмасында үзара килешмәүчәнлеккә һәм низагларга чик кую чаралары тәкъдим ителә. Республиканың башка җитәкчеләре белән беррәттән, милләтчелектә гаепләнеп, Мәскәүгә, түбәнрәк дәрәҗәле эшкә күчерелә, Бөтенроссия үзәк башкарма комитетының милли бүлеге мөдире урынбасары итеп билгеләнә (1925 ел).

1929 елда «Солтангалиевнең партиягә каршы төркеме»ндә катнашуда гаепләнеп партиядән чыгарыла. 1932 елдан «ЗИС» Мәскәү автомобиль заводында фрезерчы, станоклар төзәтүче, бригадир булып эшли. «Татреспублика авылы ачлыктан соң» («Деревня Татреспублики после голода», 1923) китабы авторы.

Репрессияләр чоры корбаны.

Әдәбият

Султанбеков Б. Сабиров Рауф Ахметович // Возвращённые имена: Док. очерки. Казань, 1990.