- РУС
- ТАТ
нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое (1981)
1929 елның 10 июле, Бөгелмә кантоны Югары Мактама авылы – 2012 ел, Әлмәт шәһәре.
Хезмәт эшчәнлеген 1945 елда Әлмәт районының «Марс» колхозында башлый.
1953–1998 елларда «Татнефть» АҖнең «Әлмәтнефть» нефть промыселлары идарәсендә нефть һәм газ чыгару операторы, скважиналарны капиталь һәм җир асты ремонтлау цехында мастер, өлкән мастер.
С.С.Гатауллин җитәкчелегендә бригада беренче тапкыр «Азинмаш-37А» югары җитештерүчән күтәртү агрегатларын үзләштерә һәм гамәлгә кертә, насослар җайланмаларының эштән чыгу сәбәбен ачыклаучы яңа система һәм скважиналар эксплуатацияләүне механикалаштырганда контактлы тикшерү ысулы куллана, скважиналардан торбаларны кабель белән күтәргәндә күп хезмәт таләп ителә торган процессларны механикалаштыра.
Герой исеме җитештерүдәге зур казанышлары, 10 нчы бишьеллык планын һәм социалистик йөкләмәләрне вакытыннан алда үтәгәне, хезмәттә батырлык күрсәткәне өчен бирелә.
1974–1979 елларда СССР Югары Советы депутаты.
Әлмәт шәһәрендәге Геройлар аллеясында бюсты куелган.
Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, СССР Халык казанышлары күргәзмәсенең алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.
Манасыпов Ф. Гатауллин Самат Самигуллович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938-1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1984. Кн. 2;
Ларичева Э.П. Дороже золота. Казань, 1988;
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.