- РУС
- ТАТ
Геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1966)
1902 елның 15 апреле, Санкт-Петербург шәһәре – 1975 елның 10 июне, Казан шәһәре.
Казан университетын тәмамлый (1931).
Кызыл Армия сафларында хезмәт итә (1919–1922). 1931–1945 елларда Башгеолтрест һәм Татгеолтрест геология партияләре башлыгы. Бер үк вакытта 1932–1937 елларда Казан университетында укыта. 1947 елдан ВНИИгеолнерудта гомуми геология бүлеген җитәкли.
Блудоров файдалы казылмалар, төзелеш материаллары, янучан сланецлар, күмер һ.б. чыганакларның геологик һәм структур төзелеше карталарын төзү һәм разведкалау, ТАССР шәһәрләрен су белән тәэмин итү, Кама плотинасы, Куйбышев гидроузелы өчен инженерлык-геологик тикшеренү эшләрен алып бара, Идел буеның девон ятмалары стратиграфиясен өйрәнә.
Рус платформасының көнчыгыш өлешендәге сәнәгый ташкүмер ятмаларының контурын билгели һәм күмер чыганакларының запасын исәпли. Аның җитәкчелегендә Татарстан территориясендәге күмерне җир астында газлаштыру эшләре гамәлгә ашырыла.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
Прикамский угленосный бассейн // Угольные месторождения СССР. М., 1947.
Атлас палеозойских углей Татарии, Башкирии, Удмуртии и Куйбышевской области. М., 1961.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.