Тарихы

1785 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Верхние Лещи исеме белән телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1890 елгы мәгълүматлар буенча, авылда чиркәү була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1786 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Каратай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Яңа Чыршылы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елдан – “Трактор” колхозы, 1960 елдан – “Путь к коммунизму” колхозы (үзәк утары – Яңа Чыршылы поселогы), 1967 елдан – “Яңа Чыршылы” совхозы (үзәк утары – Яңа Чыршылы поселогы), 2003 елдан “Яңа Чыршылы” күмәк предприятиесе составында, 2005–2015 елларда – “Чулпан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халык саны

1859 елда – 313,
1885 елда – 504,
1920 елда – 775,
1926 елда – 763,
1938 елда – 442,
1949 елда – 400,
1958 елда – 342,
1970 елда – 329,
1979 елда – 181,
1989 елда – 87,
2002 елда – 71,
2010 елда – 38,
2017 елда – 35 кеше (чуашлар).