- РУС
- ТАТ
журналист, музыкант, һәвәскәр рәссам, скульптор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995)
1937 елның 23 феврале, Әлмәт районы Кичүчат авылы — 2000 елның 23 августы, Әлмәт шәһәре.
Мәскәү сәнгать университетының музыка (1961), журналистика (1972) факультетын тәмамлый.
Казанда Татар филармониясендә (1960–1964) эшли, «Социалистик Татарстан», «Строитель», «Төзүче» газеталарында фотохәбәрче була.
1968 елдан Әлмәттә. «Нефтяник» «Хәзинә» (1968–1985), «Хезмәт байрагы» (1968–1990), «Әлмәт таңнары» (1990–1998) газеталарында, «Нефтяник» журналында (1972–1985), бер үк вакытта «Елховнефть» идарәсендә (1968–1998) журналист һәм фотожурналист булып эшли.
«Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре», 1994 елдан Оренбургта чыгучы «Яңа вакыт» газеталары белән хезмәттәшлек итә.
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.
Фәрхетдинов – Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музеен нигезләүче һәм аның архитекторы, Риза бине Фәхретдин исемендәге мәчетнең (1992), Кичүчат авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 59 еллыгына куелган, урта гасыр татар мавзолей-төрбәсе рәвешендә эшләнгән һәйкәлнең (1995) архитекторы.
Тымытык авылы мәчетенең манара (1999) проекты авторы. Әлмәт районындагы мәчетләрнең (Кичүчат авылы, 1991; Чупай авылы, 1992; Мәмәт авылы, 1995; Әлмәт шәһәре, 1998) интерьерларын (витражлар, шәмаилләр, агачны уеп бизәк ясау, тимердән кечкенә формалар) бизәү авторы.
Фәрхетдиновның сәнгать эшләре шәхси күргәзмәсе 1995 елда Әлмәттә була: 77 шәмаил һәм 32 гамәли-бизәлеш сәнгать әсәре күрсәтелә.
Фәрхетдинов — маршлар, җырлар авторы, «Казаньхимстрой» берләшмәсендә эстрада һәм тынлы оркестрлар белән җитәкчелек итә (1960–1966).
Төбәкнең танылган кешеләре турында «Мәшһүр якташларыбыз мизгелләре», Р.Фәхретдиновның тормышына һәм эшчәнлегенә тикшеренүләргә багышланган очерклары кулъязма хәлендә саклана.
С.Я. Фәрхетдинов. Әлмәт районының Кичучат авылы мәчете. 1992
Ризаэтдин Фәхретдин музей-йорты: Буклет. Әлмәт, 1995.
Сайланма мәкаләләр. Әлмәт, 2000.
Ибраһимов М. Эх, Самдуннар күбрәк булсачы // Әлмәт таңнары. 1995. 27 июнь.
Таҗи Д. Күпкырлы талант иясе // Әлмәт таңнары. 1997. 22 февраль.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.