Якынча 500 төре билгеле. Чүпрә күзәнәкләренең озынлыгы 8–10 мкм, киңлеге 2–7 мкм. Нигездә, бөреләнү юлы белән үрчиләр, бу вакытта түгәрәк, йомыркасыман яки озынча түгәрәк күзәнәкләр барлыкка килә, алар төссез, сары һәм кызыл колонияләр хасил итә. Температура 22–30°С, водород күрсәткече — pH 5,5–6 һәм туену мохитендә шикәрнең күләме якынча 1% булганда чүпрә аеруча нык үрчи. 50–55°С температурада үлә.

Чүпрәдә углеводлар, В төркеме витаминнары, ауксиннар, төрле ферментлар бар. Күпчелек чүпрәгә хас физиологик үзенчәлек — шикәрнең спиртлы әчүен барлыкка китерү үзлеге, бу вакытта шикәрнең этил спиртына һәм углекислый газга таркалуы күзәтелә.

Кыргый һәм культуралы чүпрәгә бүленә. Табигатьтә чүпрә үсемлекләр, чәчәк нектары, җимеш, җиләкләр һ.б.ның өслегендә очрый.

Медицина, икмәк пешерү һәм терлек азыгы чүпрәсен җитештерү буенча махсус заводлар бар. Медицина һәм икмәк пешерү чүпрәсен җитештерүдә сыра чүпрәсе (Saccharomyces cerevisiae) кулланыла. Икмәк пешерү чүпрәсен ТР территориясендә Буа шикәр заводы чыгара. Сыек сыра чүпрәсе кеше организмының инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Аны анемия, шикәр диабеты, чуан чыкканда, яман шеш һ.б. авырулар вакытында билгелиләр.

Чүпрә һәм чүпрәсыман гөмбәләр арасында кеше һәм хайван авыруларын, шул исәптән бластомикоз һәм кандидамикоз китереп чыгаручы патоген формалар да очрыйлар. Терлек азыгы чүпрәсен җитештерүдә чүпрәнең Torula utilis, Monilia murmanica һ.б. төрләрен кулланалар. Агач калдыкларында, спирт җитештерүдә, саламда үстерәләр, аксымлы-витаминлы өстәмә буларак файдаланалар.