Биографиясе

1937 елның 1 апреле, Чүпрәле районы Иске Чокалы авылы – 1998 елның 25 октябре, Казан.

Казан университетының юридик факультетын тәмамлый (1963).

1964–1968 елларда Казан шәһәре Ленин районы прокуратурасында эшли. 1971–1977 елларда – Мәскәү энергетика институтының Казан филиалында марксизм-ленинизм кафедрасы, 1978 елдан Казан университетының журналистика кафедрасы доценты.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре татар вакытлы матбугаты, Бөек Ватан сугышы тарихына карый.

«Герои Советского Союза – наши земляки» (1–3 китаплар, 1982–1985); «Правда» и Татария»(1982) һ.б. китапларны төзүче.

Әсәрләре

Летопись подвига (исторический очерк по страницам татарских фронтовых газет). Казань, 1984.

Центральная пресса: жизнь автономных республик. Казань, 1985.