Биографиясе

1924 елның 17 гыйнвары, Арча районы Күпербаш авылы – 1991 елның 9 октябре, Казан.

Арча педагогика училищесен (1941 ел), Казан педагогика институтын 1953 елда тәмамлый.

1941 елдан Арча районы балалар йортында эшли, 1942 елдан Совет армиясендә, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1946 елдан Арча шәһәр тибындагы эшчеләр посёлогында 2 нче мәктәптә укыта.

1949 елдан Арча районы халык мәгарифе бүлеге мөдире.

1959–1985 елларда ТАССР Мәгариф министрлыгында, өлкән инспектор, министрның 1 нче урынбасары (1960 елдан).

Гомуми белем мәктәпләре эшенә җитәкчелек итә, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының халык мәгарифе музеен (Казан) оештыручы һәм беренче директоры (1986–1991 еллар).

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.