Бөтен Җир шарында таралган. 115 ыруг һәм 2500 гә якын төрне берләштерә. Алар арасында агачлар һәм куаклар, шулай ук күпьеллык һәм берьеллык үләннәр бар.

Татарстан территориясендә 17 ыруг, 23 төр, нигездә, цилиндрсыман сабаклы бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Яфраклары бөтен, чиратлашкан, сирәк кенә каршыдаш урнашкан, төпчек яфракларсыз. Сабак һәм яфраклары кылсыман каты төкчәле, чәнечкеле. Аерым төрләрендә, кыллылардан тыш, йомшак төкчәләр дә бар. Чәчәкләре бөтеркә – чәчәк төркеме, алар исә әкәм-төкәм сыман бөтерелгән һәм чәчәк ачылу белән бергә турая, чукка охшап кала. Бөтеркәләр ялгыз яки парлап сабак очында урнашалар, яки себеркәч, калкансыман, башак яки башча чәчәк төркеме хасил итәләр. Бал кортлары, төклетуралар, күбәләкләр ярдәмендә читтән серкәләнәләр. Җимеше – коры, өлгергәч чикләвексыман 4 яки 2 өлешкә таркала, ә кайбер төрләрендә – сусыл төшчә.

Бу семьялыкның күп төрләре (дарулы кыяр үләне, үпкә үләне, дарулы ишәкколак һ.б.) халык медицинасында кулланыла, аларның кайберләре баллы (йомшак күкебаш, дарулы ишәкколак, гади елан үләне һ.б.), чүп үләннәр (күгәрчен күзе), декоратив (гади кыяр үләне, садә оносма, күгәрчен күзенең кайбер төрләре) үсемлекләр.

Җәлпәк җимешле гакелия, шуышма омфалодес ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).