Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. 1934 елда оештырыла. Мәйданы – 4,5 мең кв.км. Үзәге – Новосергиевка поселогы (Оренбург шәһәреннән 118 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 35169 кеше (2016 ел). Татарлар саны – 2054 (2010 ел).

Татарлар Иске Белогор (Искеавыл), Мостай һәм Кондызлы (Ново-Кинделька) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Казан губернасыннан күченгән татарлар Иске Белогор авылында 1743 елда килеп урнашалар.

XIX йөзнең икенче яртысыннан 1930 елларга кадәр авылыда мәчет була. 1930–1950 елларда монда җидееллык татар мәктәбе эшли, 1961 елда сигезьеллык рус мәктәбе итеп үзгәртелә. Мәктәптә татар теле факультатив дәрестә өйрәнелә (1964 елдан).

Җирле китапханәдә татар әдәбияты бүлеге эшли. 1994 елда яңа мәчет төзелә.

Күренекле кешеләре

Язучы Л.Х.Хәмидуллин; Татарстан Республикасы Сәүдә предприятиеләре берләшмәсе һәм «Тулпар» Холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте президенты Н.Н.Сөләймановның тормышы һәм эшчәнлеге Иске Белогор авылы белән бәйле.