Эчтәлек

ТАССР Дәүләт музее (хәзер Татарстан Республикасының Милли музее) филиалы буларак, халык депутатлары Казан шәһәр советы башкарма комитетының 1982 елның 27 гыйнварында кабул ителгән карары һәм ТАССР Министрлар Советының шул ук елның 18 маенда чыгарылган карары нигезендә оештырыла.

1983 елның 15 февралендә М.М.Җәлил гаиләсе белән 1940–1941 елларда яшәгән һәм армиягә алынган йортта (1940 ел, архитектор В.А.Дубровин) ачыла.

Музей, шагыйрьнең хатыны Әминә Котдус кызы киңәшләре буенча торгызылган мемориаль фатирны, шулай ук күргәзмә залын һәм әдәби салонны кертеп, гомуми мәйданы 126,5 м² булган 2 фатирны били. Музей фондында 2 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә, шуларның 402 се «М.Җәлилнең Казандагы тормышы һәм иҗаты сәхифәләре (1939–1941 еллар)» мемориаль экспозициясендә саклана, болар: шагыйрьнең фоторәсемнәре, хатлары, Советлар Союзы Герое (1956 ел) һәм Ленин премиясе лауреаты (1957 ел) грамоталары, биографик һәм иҗади характердагы кулъязмалары, шәхси әйберләре, әсәрләренең басмалары.

Тупланманың иң мөһим өлешенә: 1935 елда шагыйрь Мәскәүдә сатып алган язу өстәле, аның шәхси китапханәсе урнаштырылган китап шкафы (татар һәм рус классикларының 216 китабы, сүзлекләр, әдәбият энциклопедиясе, музыка сәнгате буенча басмалар), Җәлилнең 1937 елдан 1941 елга кадәрге вакыт аралыгында туплаган фотоальбомы (шагыйрьнең, гаилә әгъзалары һәм дусларының фоторәсемнәре), Җәлилнең үзе исән чакта һәвәскәр рәссам Г.Тимербулатов тарафыннан эшләнгән беренче бюсты (1936 ел), шагыйрьнең 1934 елда сатып алган мандолинасы, «Моабит дәфтәре»нең немец, чех, болгар, корея, гарәп, инглиз телләрендә дөнья күргән чит ил басмалары (1958–1981 еллар) керә.

Музей җитәкчеләре Л.Г.Вәлиева (1983–1987 еллар), И.З.Минһаҗева (1987–1989 еллар), Г.Р.Сакаева (1991–2008 еллар), Н.Г.Фәттахова (2008 елдан).

Әдәбият

Мингазова И.З. В сопровождении почётного эскорта // Советский музей. 1984. № 4;

Мингазова И.З. Музей Джалиля в Казани: Путеводитель. Казань, 1984;

Российская музейная энциклопедия. М., 2001. Т. 1.