Тарихы

Казан радиодулкыннар кабул итү станциясе 1918 елның 20 мартыннан эшләп килә. Ярты елдан соң радиостанцияләр Тәтеш, Спас, Бөгелмә, Минзәлә, Чистай һәм башка шәһәрләрдә җәелдереп җибәрелә.

1921 елның октябренә ТАССРда 17 радиостанция була, шулар республика территориясенең күп өлешен тәэмин итә. Радиотелеграф оешмаларының икенче базасы республика радиосы үсешендә мөһим роль уйный. Аның ярдәмендә Казанда беренче тапкыр үткәргечле радио барлыкка килә. Казанда А.Т.Углов лабораториясендә әзерләнгән рупорлар В.И.Ленин күрсәтмәсе белән Мәскәү мәйданнарына куела.

Радиотапшырулар үсешенә 1928 ел башында ВКП(б)ның 6 нчы конференциясе делегатлары каршында республиканы радиолаштыру тәкъдиме белән чыккан Ш.Х.Усманов зур өлеш кертә. Аның актив катнашы белән 1927 елның ноябрендә 545 м лы дулкында – татар һәм рус, 1933 елда – чуаш, 1958 елда удмурт телләрендә эшли башлаган Казан РВ-27 радиотапшырулар станциясе төзелә.

Радиотөзелеш мәсьәләләре белән башта Тамаша предприятиеләренең Татарстан идарәсе каршындагы радиомонтаж бюросы (директоры – Ш.Х.Усманов) шөгыльләнә. 1928 елдан – җитәкчелек Почта һәм телеграф халык комиссариаты вәкиле каршындагы Радиосовет һәм Казан радиоүзәгенә, 1932 елдан ТАССР Халык комиссарлары Советы каршындагы Татарстан өлкә радиотапшырулар комитетына күчә.

1924 елда Казанда радиосөючеләргә радиоалгыч җайланмалар әзерләү һәм урнаштыруда ярдәм итәргә тиешле Радио дуслары җәмгыяте оештырыла. 1930 елда ТАССР да – 15, 1935 елда – 41, 1948 елда 151 радиоузел эшли.

1930 елларда радиода әдәби тапшырулар мөхәррире – Х.Туфан, музыка мөхәррире – К.Тумашева, музыка бүлегендә С.Сәйдәшев, З.Әлмиев, Ю.Виноградов, С.Алиев, Җ.Фәйзи, А.Ключарёв һ.б. эшли. Радиокомитет каршында профессиональ башкаручылар коллективлары оештырыла, алар арасында иң атаклысы С.Сәйдәшев оештырган Кече симфоник оркестр була.

Танылган артистлар Г.Сөләйманова, М.Рахманкулова, М.Мутин, Е.Жилина, И.Самборская, М.Яушев һәм башкалар эшкә җәлеп ителә. Һәр көнне диярлек микрофон каршында В.Суслин җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестры чыгыш ясый.

Татар музыкаль культурасында 1933 елда радио тыңлаучылар хорыннан үсеп чыккан профессиональ хор барлыкка килү яңа күренеш була. Радионың З.Әхмәтова җитәкчелегендәге хор коллективы республикада хор белән башкару үсешенә этәргеч була.

1938 елда Зеленодольск һәм Чистай шәһәрләреннән үзешчән сәнгать коллективларының концертлары трансляцияләнә. 1963 елда Казанда яңа радио йорты төзелә (1970 елда аның лампалы җайланмасын транзисторлыга алыштыралар).

1962 елда стереоязма һәм стереотапшырулар гамәлгә керә башлый. ТАССР территориясендә Казанда – озын ешлыктагы РВ-84 һәм РВ-75 кә өстәмә рәвештә УКВ ЧМ-1, УКВ ЧМ-2, УКВ ЧМ-3, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләрендә, Биләр авылында УКВ ЧМ-1, УКВ ЧМ-2 урнаштырыла, бу исә тапшыруларны өч программада алып барырга ярдәм итә.

Әлеге радиостанцияләр стереовариантта Бөтенсоюз программасын (Радио-1), «Маяк» (Радио-11), Өченче союз программасын (Радио-111), Татарстан радиосы программасын, «Маяк»ны трансляцияли. Татарстан радиотапшырулары Мәскәү, Пермь, Самара өлкәләренә, 1998 елның 1 нче августыннан Иркутск, Кемерово, Новосибирск, Омск, Төмән өлкәләренә, Красноярск краена (Иркутск һәм Төмән юнәлешләре), Ленинград, Мәскәү өлкәләренә, Башкортстанга, Мордва Республикасына (Ленинград юнәлеше) трансляцияләнә.

Хәзерге вакыт

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 89 радиоканал эшли, көн саен эфирга татарча һәм русча 150 радиотапшыру чыга. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе Россия Федерациясе территориясендә тәүлек буе тапшырулар алып бара (аның сигналлары Белоруссия, Украина, Болгария, Финляндия, Латвия, Литва, Румыниядә кабул ителә), төрле яшьтәге тыңлаучылар өчен татар телендә мәгълүмати, музыкаль, аналитик, әдәби программалар трансляцияли; радиотапшырулар күләме аена 580 сәгать тәшкил итә. «Татарстан» радиокомпаниясе тапшыруларының гомуми күләме – елына 1630 сәгать (аена 136 сәгать); 65% ы – татар телендә.

Татарстан Республикасы территориясендә татар телендә 6 иҗтимагый-сәяси һәм 20 әдәби-нәфис, музыкаль, балалар программалары әзерләнә һәм трансляцияләнә. «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең кыска дулкыннарында Россия Федерациясенең Үзәк һәм Европа өлешендә, Себердә «Татарстан дулкынында» көндәлек программасы трансляцияләнә. Эфир вакытының атналык күләме 2 сәгать 20 минут, аена 9 сәгать 20 минут.

Программалар

«Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе» Федераль Дәүләт унитар предприятиесе филиалы «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе милли тапшырулар хезмәте тарафыннан татар телендә әдәби-музыкаль, мәдәни-агарту һәм рухи-әхлакый эчтәлектәге 7 радиопрограмма әзерләнә. «Татарлар», «Идел белән Урал арасында», «Иртәнге нур», «Тел күрке – сүз» һәм башка программалар аеруча популярлык казана.

Әдәбият

Печать, телевидение и радиовещание Татарии. 1917–1980. Казань, 1981.

Тыңлагыз, Казан сөйли! – Слушайте, говорит Казань! 1927–1997. Казань, 1998.

Автор – Р.А.Айнетдинов