РФдә иң эреләрдән санала. Эшләүчеләр саны — 1 мең чамасы кеше (2013).

Тарихы

1928 елда Казанның 1 нче мех фабрикасы буларак нигезләнә. Соңрак чимал эшкәртү-ману, тире иләү, бүрек тегү фабрикалары төзелә, 1930 елда алар мех фабрикасы белән СССР Тышкы сәүдә халык комиссариаты Мех синдикатының Казан мех комбинатына берләштерелә. Хезмәт коллективы Яңа Татар бистәсенең мехчы һөнәрчеләреннән формалаша. Беренче продукция сарык, йорт куяны, мәче, эт, куян һәм йомран тиреләреннән затлы мехларга охшатып манылган мех ярымфабрикатыннан гыйбарәт була, ул халыкара аукционнарда сатыла. Түбән сыйфатлы тиреләрдән бүрекләр тегелә. Комбинатта, илдә беренче буларак, мехны берьюлы эшкәртү һәм ману ысулы эшләнә һәм гамәлгә кертелә (1932), ул эшкәртү циклын һәм эшләүчеләр санын шактый кыскартырга мөмкинлек бирә. Комбинат әйдәп баручы механикалаштырылган мех предприятиесенә әверелә, 1930 елларның 2 нче яртысында СССРдагы тулай мех продукциясенең 50% тан артыгын җитештерә. Бөек Ватан сугышы чорында, җылы киемнәр һәм парашют-десант кирәк-яраклары эшләп чыгаруны үзләштереп, предприятие фронт өчен эшләнмәләр җитештерүгә күчә; беренче тапкыр Казан «Спартак» күн аяк киемнәре комбинаты белән берлектә сәнәгый нигездә унталар һәм мех итекләр җитештерү оештырыла (1941). Дәүләт йөкләмәләрен вакытында һәм сыйфатлы үтәгәне өчен, комбинат Ленин орденына лаек була (1944). Алдагы елларда, СССР мех сәнәгатендә әйдәп баручы буларак, комбинат күп яклап аның үсеш профилен билгели. Илнең шундый ук предприятиеләрендә комбинатта эшләнгән һәм беренче тапкыр гамәлгә кертелгән казанышлар: эшләнмәләрнең сыйфатын һәм тышкы рәвешен күпкә яхшырткан термохимик технология кулланып, сарык тиресен нәфисләндерү (СССР Дәүләт бүләге, 1951); тигезләү, иләү һәм охшатып ману алымнары; тиреләрне маркалау автоматлары киң тарала. 1963 елда комбинат җирлегендә Казанда, Зөядә һәм Кукмарада урнашкан 9 фабрикадан Татарстан мех берләшмәсе оештырыла (1972 елдан — Х.Ямашев исемендәге). 1960–1970 елларда республикада җәнлекчелекнең интенсив үсеше белән бергә берләшмәдә затлы мехлар (көмешсыман кара төлке, чәшке, ак төлке), шулай ук диңгез җәнлеге тиреләрен эшкәртү үзләштерелә. Предприятие белгечләре Г.З.Афанасьев җитәкчелегендә читлектә асралган җәнлекләрдән табигый сыйфатлы мех алу технологияләрен эшлиләр. Җитештерү күләме арта, массачыл ихтыяҗга ия эшләнмәләрнең (баш киемнәре, пальто, якалар һ.б.) ассортименты киңәя. Аларның зур өлеше һәм мех ярымфабрикатының иң яхшы үрнәкләре халыкара аукционнарда сатыла. 1990 еллар башына кадәр продукциянең төп өлешен сарык тиресеннән махсус тегелгән эшләнмәләр тәшкил итә. 1992 елда хәзерге исемдәге Татарстан мех сәүдә-сәнәгать АҖ оештырыла (2010 елдан — ҖЧҖ).

Производствосы

Хәзерге вакытта аның составына кергән фабрикаларда төрле тиреләр (сарык тиресе, каракүл, чәшке, көзән, ак төлке, котик, эт, бүре һ.б.) эшкәртелә, массакүләм ихтыяҗга исәпләнгән киемнәр (туннар, пальто, якалар, баш киемнәре, оеклар, оекбашлар һ.б.), махсус кием (куртка, ярымпальто, бияләй, мех итекләр, унталар), автомобиль утыргычлары тышлыклары тегелә, юылган йон, аяк киемнәре өчен сарык тиресеннән ярымфабрикат чыгарыла. 2008 елда заманча ману җиһазлары урнаштырыла, күннән әйберләр тегү үзләштерелә.

ҖЧҖ «Мелита». Продукция үрнәкләре

Продукциясе

2011 елда эшләнмәләрнең төп төрләре түбәндәге күләмдә җитештерелә (мең данә): пальто, ярымпальто, хатын-кызлар һәм ир-атлар курткалары — 11,9; балалар пальтолары, ярымпальтолары һәм курткалары — 0,3; баш киемнәре — 41,5. Россиядә чыгарыла торган барлык мех эшләнмәләрнең 25% ы «Мелита» өлешенә туры килә. «Мелита» конструкторлары Россиянең танылган модельеры, Россия Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы И.В.Крутикова белән хезмәттәшлектә продукция ассортиментын даими рәвештә яңарталар, мех киемнәрнең эксклюзив коллекцияләрен эшлиләр. Җитештерүдә Россия, ГФР, Италия, Швейцария мех фирмаларының химик продуктлары һәм иң яңа технологияләре кулланыла. «Мелита» сәүдә йорты продукцияне үзенең фирма салоннары челтәре, РФ шәһәрләрендәге, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Новосибирскидагы вәкиллекләре, РФ һәм Белоруссия Республикасының 17 шәһәрен колачлаган дилерлар челтәре аша сата; РФнең 30 дан артык шәһәрендә күчмә сәүдә оештырыла.

ҖЧҖ «Мелита».Тегү цехы

Бүләкләре

Предприятие продукциясе 12 алтын, 16 көмеш, 5 бронза медаль; Мәскәү, Лейпциг, Париж, Лондон, Нью-Йорк, Копенгаген, Франкфурт-на-Майне, Прага, Алма-Ата, Улан-Батор халыкара күргәзмәләре, ярминкәләре, кон­гресслары һәм аукционнарының 14 дипломы белән билгеләп үтелә. Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә (Брюссель, 1958) төрле имитацияләрдә нәфисләндерелгән сарык тиресе үрнәкләре — 1 нче алтын медальгә, махсус эшкәртелгән сарык тиресеннән тегелгән балалар пальтосы «Гран-при»га лаек була. Башка халыкара бүләкләр арасында көндәшлеккә сәләтле һәм сыйфатлы продукция өчен — «Сыйфат өчен алтын йолдыз» (1993), «Алтын глобус» (1994), социаль-икътисади кризис шартларында икътисади яшәеш һәм үсеш өчен «Бирмингем факелы» (1996) бар. Сарык тиресен һәм кондыз мехын эшкәртүдә уникаль технологияне гамәлгә керткәне өчен 2005 елда предприятие РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге бүләген ала.

Предприятиенең күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән Советлар Союзы Герое — 3, Социалистик Хезмәт Герое — 1, СССР Дәүләт бүләге лауреаты — 6, РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты — 2 кеше; Ленин ордены — 15, Октябрь Революциясе ордены — 3, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены — 61, Халыклар дуслыгы ордены — 2, «Почёт билгесе» ордены — 86, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Хезмәт даны орденнары 41 кешегә бирелә.

Җитәкчеләре

Предприятие җитәкчеләре арасында — И.М.Полонский (1930–1931), А.М.Манько (1931–1932), А.Г.Барышников (1933–1934, 1937–1940), М.Б.Эйдельнант (1940–1943), Ю.С.Комиссаренко (1943–1961, 1963–1971), Р.Х.Халитов (1961–1963), Н.В.Невзоров (1971–1974), Н.С.Рәхимов (1974–1988), А.М.Пахомов (1988–2002), В.А.Васильев (2002–2003, 2003 елдан директорлар советы рәисе), Р.Х.Гомәров (2003 елдан).

Әдәбият          

Сказ о Казанских меховщиках. К., 1974;

Комиссаренко Ю.С. Овчинка стоит выделки. К., 1978.

Автор — С.Г.Белов