2002 елның 26 августында эфирга чыга, «Яңа Гасыр» бренды астында эшли, 2012 елның февраленнән – хәзерге исемдә.

Программалар, нигездә, татар телендә.

FM-диапазонда республиканың бөтен территориясен колачлаган бердәнбер радиостанция.

Тәүлек буе эшли, хәзерге татар музыкасына, Казан һәм Татарстан яңалыкларына, тарих, әдәбият, спорт, дин һ. б. тематик программаларга өстенлек бирә.

«Болгар радиосы» милли музыкаль премиясен гамәлгә куйды.