Эчтәлек

1928 елның 10 октябре, Минзәлә кантоны Иске Байсар авылы – 1999 елның 21 феврале, Казан.

Казан университетын (1951), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1960) тәмамлый.

1951–1954 елларда «Яшь сталинчы» газетасында мөхәррир урынбасары, 1954–1958 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы мөхәррире, 1960–1990 елларда «Социалистик Татарстан» газетасында мөхәррир урынбасары, 1991–1993 елларда Татарстан хәбәрләр агентлыгы баш мөхәррире.

Мәкаләләренең тематикасы: икътисад, авыл хуҗалыгы, сәнәгать. Татар теленә сәяси әдәбият, публицистика тәрҗемә итә.

Медальләр, РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы (1988) белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Безнең таңнар. Казан, 1953.

Ил өстендә саф җилләр. Казан, 1988.