Биографиясе

1941 елның 8 июлендә Тәтеш районы Олы Шәмәк авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1966), «Советская Татария» газетасында эшли (әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире), 1977 елдан ИТАР-ТАССның Татарстан буенча үзхәбәрчесе. Шул ук вакытта чуашча «Сувар» газетасын һәм «Шурампус» журналын оештыручы һәм баш мөхәррире (1993–1998).

Сорокинның язма, очерк һәм мәкаләләре «Правда», «Известия», «Советская Россия» газеталарында басыла.

Иҗаты

«Түбән Камадан репортаж» («Нижнекамский репортаж», 1978), «Эшче династияләр» («Рабочие династии», 1986), «Шишкин нарат урманнарындагы таң» («Над шишкинским бором рассвет», 1989) очерклар җыентыклары, «Тормыш тәгәрмәче» («Колесо жизни», 1990) китабы, «КамАЗ сәүдәгәре» («Купец с КамАЗа», 2004) һ.б. повестьлар авторы. «Мәңгелек Идел» («Вечная Волга», 1–3 китап, Чабаксар, 2006–2008) романында ХХ йөздә Татарстан крәстияннәренең фаҗигале тарихы сурәтләнә.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Библиографический словарь. Казань, 2004. Т. 3.

Кто есть кто в Республике Татарстан. Казань, 2005.