Монументаль-бизәлеш сәнгатенә архитектур һәм скульптур декор (әвәләп ясау, уеп бизәкләү һ.б.), дивар бизәге, мозаика, витраж, гобелен һ.б. керә.

Татарстан территориясендә сакланып калган монументаль-бизәлеш сәнгать әсәрләре

Татарстан территориясендә сакланып калган элгәреге монументаль-бизәлеш сәнгать әсәрләрен XIII–XIV йөз Болгар шәһәре архитектурасы истәлекләрендә (кара Болгар бизәлеш сәнгате, Алтын Урда сәнгате), Казан Кремлендәге таш корылмаларның архитектур фрагментларында (кара Казан ханлыгы сәнгате) күрергә мөмкин.

XVI йөз уртасыннан башлап, рус монументаль-бизәлеш сәнгатенең төзелүче биналарның экстерьерларын һәм интерьерларын бизәүдә кулланылган таш рельефка уеп бизәк төшерү, диварны фреска белән бизәкләү (кара Фреска), керәч белән тышлау (пыяласыман ялтыравыклы чынаяк кирпеч белән бизәлеш кирпечен аралаштырып өю), агачны уеп бизәкләү һ.б. төрләре үсеш ала (Казан Кремлендәге Благовещение кафедраль соборы, Гостиный двордагы Никола чиркәве, Петропавел соборы, Зөя шәһәрендәге Успение соборы һ.б.).

Таштан салынган татар мәчетләре (Казандагы Мәрҗани мәчете, Апанаев мәчете, Зәңгәр мәчет; Кышкар мәчете һ.б.) бизәлешендә (ташка уеп бизәк төшерү, гипс белән тышлау, чынаяк кирпеч белән тышланган декор) Европа стильләре йогынтысы сизелә. XIX йөзнең 2 нче яртысыннан эклектика һәм модерн стильләрендә төзелгән рус һәм татар аксөякләре йортлары, җәмәгать биналары бизәлешендә (бизәкле таш һәм кирпеч, гипс белән әвәләп ясау, дивар бизәге, скульптур рельеф, төсле пыяла) монументаль-бизәлеш сәнгате киң үсеш ала: Казандагы Дворяннар җыены бинасы, Александровлар пассажы, Кекин йорты, Ушкова йорты (хәзер ТР Милли китапханәсе бинасы), Дәүләт банкы бинасы, Апанаев йорты, Шамил йорты, Печән базары, Борнай һәм Әҗем мәчетләре һ.б.

Казандагы биналарны металл белән бизәү игътибарга лаек үзенчәлек булып тора: Чабакса тимерчелек кәсепчелеге осталары тарафыннан эшләнгән бакча һәм парк коймалары, үтеп йөрү капкалары, шпильләр, балкон һәм баскыч рәшәткәләре, каминнар һ.б. XIX йөз ахыры — XX йөз башында Кокшан керәч заводы (хәзерге Яңа Кокшан поселогы) идәннәр өчен югары сыйфатлы кафель һәм камин плитәләре җитештерә башлый; алар Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә югары бәя ала, Казан университеты, Мәскәүдәге Казан вокзалы, Венадагы (Австрия) Үзәк вокзал һ.б.ның интерьерларын бизәп тора. XX йөз башында Казандагы күп кенә биналарның Овсяной мозаика-цемент заводы чыгарган кафель плитәләр белән тышлануы турында мәгълүматлар бар; шулай ук  Казандагы сәүдә биналарын панно һәм эленмә такталар белән сәнгатьчә бизәү омтылышлары билгеле (мәсәлән, 1913 елда рәссамнар Д.П.Мощевитин һәм С.Г.Кирин Желонкин кафесында дивар бизәкләре иҗат итәләр).

Казандагы Мәрҗани мәчетенең намаз залы бизәлеше. 1770 еллар

Казандагы Александровлар пассажының төп фасады фрагменты. Архитектор Г.Б.Руш. 1886

Казандагы Ленин бакчасы (элеккеге Николай I бакчасы) фонтаны. 1894

«Монументаль пропаганда» 

XX йөз башында монументаль-бизәлеш сәнгате кризис кичерә; 1920 елларда В.И.Ленин игълан иткән «монументаль пропаганда» планы уңае белән аны яңадан торгызу омтылышы ясала. Бу юнәлештә, башлыча, агитацион эчтәлектәге монументаль дивар бизәкләре, дивар паннолары, мозаик, символик-аллегорик композицияләр эскизлары тудырган «Подсолнечник», «ТатЛЕФ», «Сулф» иҗат коллективлары рәссамнары зур роль уйный (К.К.Чеботарёв, Ф.П.Гаврилов, И.А.Никитин, Н.П.Христенко, В.Л.Лаптев, Н.В.Пузанов, С.С.Федотов, С.Герштейн һ.б.). Гражданнар сугышы һәм авыр икътисади хәл иҗади башлангычларның күпчелеген тормышка ашырырга комачаулый.

1930–1940 елларда монументаль-бизәлеш сәнгатенең мәгълүм төрләреннән татар бизәлеш сәнгате традицияләрен яңарткан биналарга уеп бизәк төшерү һәм әвәләп ясау, гипстан скульптур барельеф эшләү (Казанның Ирек мәйданындагы бәйрәм трибуналары, 1935; Татар академия театры интерьеры, 1941, рәссам С.С.Ахун), дивар бизәге (Татар опера һәм балет академия театры интерьерларында «Музыка», «Бию», «Рәссам» фрескалары, 1956, рәссам Ч.Г.Әхмәров) аеруча үсеш ала.

1960 еллар башында монументаль-бизәлеш сәнгатенең сизелерлек үсеше совет архитектурасында стиль юнәлеше үзгәрү һәм сәнгать алдында яңа бурычлар куелу белән бәйле. Татарстанда бизәлешендә монументаль-бизәлеш сәнгате әсәрләренә күп урын бирелгән җәмәгать биналары төзелә башлый; социаль заказ таләпләре рәссамнарның киң даирәсе килүенә юл ача; монументаль-бизәлеш сәнгатенең яңа төрләре барлыкка килә: сграффито («Волга» кунакханәсе фасады, 1963, рәссамнар С.М.Бубеннов, Р.Ә.Килдебәков, В.М.Маликов һәм шәһәр яны тимер юл вокзалы фасады, 1967, рәссамнар С.М.Бубеннов, Р.Ә.Килдебәков, В.К.Фёдоров; Казандагы хисап-кредит техникумы бинасы, 1967, рәссам С.М.Бубеннов һ.б.), коры штукатуркага бизәк ясау (Казанда Кызыл Позиция урамындагы торак йорт дивары, 1972, рәссам В.К.Фёдоров), сыек пыяла бизәге (Казандагы Яшьләр үзәге вестибюле дивары, 1976, рәссам В.К.Фёдоров), смальта мозаикасы (Казандагы Химиклар мәдәният сарае фасадлары, 1969, рәссамнар С.М.Бубеннов, Р.Ә.Килдебәков, В.К.Фёдоров һ.б.), металл пластика (Химиклар мәдәният сарае (1969) һәм Яшел Үзән шәһәре мәдәният йорты (1972) интерьерларындагы бакырга чүкеп ясалган бизәкләр, 1972, рәссам Е.В.Киселёва; Казандагы Сәүдә үзәге рестораны интерьерларындагы рельеф һәм скульптура, 1977, рәссамнар И.Н.Башмаков, Г.В.Богородская), рельеф керәче (Казандагы Яшьләр үзәге, 1976, рәссамнар А.В.Горев, А.С.Маяков, Е.А.Симбирин һәм Чаллыдагы «Татарстан» кунакханәсе фасадларындагы шамот , 1977, рәссамнар Р.М.Вахитов, В.Н.Николаев (кара Керәч сәнгате), гипска уеп бизәк төшерү (Казан мәдәният һәм сәнгать университеты, 1971 һәм «Акчарлак» рестораны, 1973 (рәссам Е.В.Киселёва, XXI йөз башында сүтелә), диварда агачка уеп бизәк төшерү (Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният йорты, 1974 һәм Санэпидстанция бинасы, 1977, рәссам Р.З.Круглякова, Түбән Камадагы 21 нче балалар бакчасы интерьерлары, 1974, рәссам Ә.С.Фәтхетдинов һ.б.), витраж (Казан университетының төп бинасы, 1977, рәссам В.К.Фёдоров һ.б.), гобелен (Казандагы Көнкүреш йорты, 1976; Сәүдә үзәге, 1978; кара Гобелен).

Монументаль-бизәлеш сәнгатенең аеруча зур үсеш чоры 1970 еллар ахыры — 1980 еллар уртасына туры килә. Яңа шәһәрләрдә — Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән һ.б.да — монументаль-бизәлеш сәнгате әсәрләре типлаштырылган проектлар буенча төзелгән җәмәгать биналарына сәнгатьлелек һәм үзенчәлек биреп торалар (мәдәният йортлары, кинотеатрлар, сәүдә һәм ресторан комплекслары һ.б.). Аерым бер төркем материалларны һәм башкару техникаларын файдалануда гомуми үсеш юнәлешләре дә билгеләнә. Мәктәпләрне бизәүдә — керәч мозаика, гипска уеп бизәк төшерү, дивар бизәге; балалар бакчаларында — майолика, мозаика, агачка уеп бизәк төшерү, эре мәдәният объектларында монументаль-бизәлеш сәнгатенең барлык төп төрләре синтезы популяр була. Әсәрләрнең образлы телендә, чит илләрдәге алдынгы тәҗрибәне үзләштерү белән бергә, милли сәнгать традицияләрен үстерү, камилләштерүгә бәйле стильле яңа үсеш юнәлешләре барлыкка килә. 1980–1990 елларда республиканың күренекле рәссам-монументалистлары — В.Я.Акимов, В.В.Анютин, И.Н.Башмаков, Р.М.Вахитов, Х.М.Гыймазетдинов, А.К.Заһиров, И.К.Зарипов, Я.Г.Зиннәтуллин, Г.Н.Капитов, Р.Ә.Килдебәков, В.Ф.Крайников, Р.З.Круглякова, М.М.Минһаҗев, Ш.Г.Нигъмәтуллин, Г.Ф.Новиков, А.А.Пашин, Д.Г.Рәхмәтуллин, Р.М.Сәлахов, К.М.Сафиуллин, Ю.Г.Свинин, В.А.Ткаченко, Ә.С.Фәтхетдинов, В.К.Фёдоров, Х.М.Шәрипов, Р.С.Шиһабетдинов һ.б.

С.М.Б у б е н н о в, В.М.М а л и к о в, Р.Ә.К и л д е б ә к о в. «Волга» кунакханәсе фасадындагы «Казан – биш диңгез порты» сграффитосы. 1963

В.К.Ф ё д о р о в. А.М.Горькийның Казандагы әдәби-мемориаль музее интерьерында «Казан» витражы. Пыяла. 1987

С.М.Б у б е н н о в. Казандагы «Татарстан» кунакханәсе вестибюлендә «Кунакларны болгарларча каршылау» дивар панносы фрагменты. Төсле смальта. 1970

Р.Ә.К и л д е б ә к о в. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры интерьерындагы «Халык театры» гобелены. 1986

XX йөз ахыры — XXI йөз башы монументаль-бизәлеш сәнгате

XX йөз ахыры — XXI йөз башы монументаль-бизәлеш сәнгатенең үзенчәлекле ягы — дини корылмаларның архитектура-сәнгать ансамбльләре барлыкка килү. Шуңа бәйле рәвештә ислам һәм христиан сәнгате традицияләрен үстерүче бай рухлы фәзаи мохит тудыру аерым әһәмияткә ия була.

Мәчетләр бизәлешендә (Казандагы «Кол Шәриф», Чаллыдагы «Тәүбә», Әлмәттәге «Ринат», Түбән Кама, Лениногорск һ.б. шәһәрләрдәге җамигъ мәчетләр) монументаль-бизәлеш сәнгатенең мозаика, майолика, гипс рельефлары, витраж, чиркәүләрдә майлы дивар бизәкләре, иконостасларда агачка һәм ташка уеп бизәк төшерү (Раифа Богородица монастырендагы Грузия Мәрьям Ана иконасы соборы, Синай белән Раифада шәһит киткән Изге аталар чиркәве, Казандагы «Умиление» һәм Серафим Саровский чиркәүләре һ.б.) кебек төрләре үсеш ала. Казан метрополитены станцияләре (Тукай, Кремль һ.б.), экспозицияләрдәге дивар язмалары («Казан» милли мәдәният үзәге, ТР Милли музее һ.б.), мемориаль ансамбльләрдәге бизәлеш композицияләренең скульптура белән синтезы (Казандагы Җиңү паркы, Әлмәттәге мемориаль комплекс һ.б.), мәйданнарны һәм җәяүлеләр урамнарын (Казандагы Г.Тукай мәйданы, Бауман урамы, Лениногорскидагы Тукай урамы) бизәү рәссамнарның иҗат объектлары булып әверелә.

Яңа үсеш юнәлешләре — эскиз авторы һәм аны тормышка ашыручы башкаручы-рәссам хезмәтләренең бүленеше, рәссамнар, архитекторлар һәм дизайнерларның уртак эше, Россия төбәкләрендәге татар диаспорасы рәссамнарын җәлеп итү. Хәзерге вакытта монументаль-бизәлеш сәнгате өлкәсендә актив эшләүчеләр — ТР архитекторлары һәм рәссамнары А.Г.Саттаров, А.А.Идрисов, С.Ә.Мамлиева, С.М.Михайлов, В.А.Нестеренко, Р.М.Нургалиева, Ф.Г.Халиков, Н.Т.Хаҗиәхмәтов, Д.Р. һәм Л.В.Мусиннар, Р.В.Сәлахетдинов, шулай ук Үзбәкстаннан рәссамнар О.Г.Хәбибуллин, Ә.С.Хөснетдинов, Башкортстаннан Р.М.Кадыйров, Р.Миңнебаев, И.Г.Гаянов һ.б.

Шулай ук кара Бизәлеш сәнгате, Дизайн.

А.И.Дербилов. Чаллы шәһәре музыка мәктәбе фасадындагы «С.Сәйдәшев» мемориаль рельефы. Мәрмәр. 1994

И.М.Х а н о в. Арча районы Яңа Кырлай авылындагы «Шигърият агачы» скульптурасы. Бетон. Смальта. 1986

Б.И.У р м а н ч е, А.К. З а һ и р о в. Арча районы Яңа Кырлай авылы музей комплексындагы «Г.Тукай» скульптурасы. 1976

Әдәбият      

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Монументально-декоративное искусство Советской Татарии. К., 1984;

шул ук. Народные художественные традиции в современном монуметально-декоративном искусстве Татарстана. К., 1984;

Ахметшина А.К. Архитектура и декор новых мечетей восточного Татарстана // Ислам в Евразии. М., 2001.

Автор —  Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова