1937 елның 11 мартында Актаныш районы Чиялек авылында туган.

Алабуга педагогия институтын (1959), Ленинград Югары партия мәктәбен (1979) тәмамлый.

1959 елдан Апас районында: «Бригадир» газетасының хатлар бүлеге мөдире, 1961 елдан ВЛКСМ район комитетының 1 нче секретаре. 1963 елдан (бүленеп) «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясендә, өлкән мөхәррир (1990 елга кадәр), әдәби тапшырулар баш мөхәррире (1990–1997), «Фикер» иҗади бүлеге мөдире (1997–1998), «Илһамият» программасы мөхәррире һәм алып баручысы (1998 елдан).

Балалар өчен «Ләйсәннең бер җәе» (1971), «Офыкның аръягында» (1985), «Керәшен кызы» (1995), «Ак бишек» (1997) повестьлары; «Әткәй сәгате» (1994), «Ике як иңсәмдә» (2000) хикәяләр җыентыгы; И.Газиның «Онытылмас еллар» (1987), Н.Исәнбәтнең «Мырау батыр» (1989), М.Хәсәновның «Язгы аҗаган» (1991), Ә.Фәйзинең «Азат Мәргән» (1991), В.Имамовның «Өмет» (1992) әсәрләре буенча телеспектакльләр инсценировкалары, «Ялгыз учак» (1994), «Яңа фатир» (1995), «Сугышның ике көне» (1995) телеспектакльләре өчен сценарийлар; «Тормышым минем театр» (1996), «Тарих башы ерак гасырларда» (1998) кебек документаль фильмнар авторы.

Республика Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты (1991). ТАССРның Мактау грамотасы (1986) белән бүләкләнә.