- РУС
- ТАТ
мәдәният эшлеклесе, ТРның һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре (2007, 2009)
1958 елның 31 мартында Саба районы Байлар Сабасы авылында туган.
Казан педагогия институтын тәмамлый (1987).
1977–1981 елларда Чистай суднолар ремонтлау заводында эшли.
1986–1989 елларда Казан педагогия институтының студентлар профкомы рәисе.
1989–1991 елларда КПССның Казан шәһәре Бауман район комитеты инструкторы.
1991–1993 елларда «Киноцентр» бөтенроссия телевизион Җитештерү Берләшмәсенең Татарстан бүлеге директоры урынбасары (Казан).
1993–1997 елларда ТРның кинематография буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары.
1997–1998 елларда ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының бүлек башлыгы.
1998–1999 елларда ТР Премьер-министры киңәшчесе.
1999–2002 елларда «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе рәисенең 1 нче урынбасары, 2002–2005 елларда — рәисе, 2005–2011 елларда директоры.
2011 – 2018 елларда ТР мәдәният министры.
2018 елдан ТНВ башкарма директоры – баш мөхәррире.
Медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.