Биография

1957 елның 24 сентябрендә Әзәрбайҗан ССР Кази-Магомед шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1980), «Знамя коммунизма» газетасында (Чаллы шәһәре), 1985–1986 елларда «Комсомолец Татарии» газетасында бүлек мөдире булып эшли.

1989 елдан Казан университетында: журналистика кафедрасы мөдире (2002 елдан). Шул ук вакытта, 1996–1997 елларда, Хәбәрдарлыкны яклау фондының төбәк хәбәрчесе (Мәскәү), 1997–1999 елларда Журналистлар хокукын яклау экспертлык үзәге (Казан) директоры, «Законодательство и практика средств массовой информации» (Мәскәү) бюллетененең Татарстан кушымтасы мөхәррире, 2006 елдан Халыкара хокук һәм икътисад институтының авторлар хокукы буенча ЮНЕСКО кафедрасы әгъзасы (Мәскәү), 2010 елдан Казан төбәкара экспертизалар үзәге әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында институциональ мөнәсәбәтләргә мониторинг, текстлар анализы методикаларын эшли. Хезмәтләре техникалаштыру һәм технологияләштерү шартларында «кеше ситуациясе»нең фәлсәфи мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

«Четвёртая власть», по порядку номеров рассчитайсь!: Пресса Татарстана в середине 90-х годов. Казань, 1999.

Экспертиза текстов массовой информации. Казань, 1999.

Информационное общество и «ситуация человека»: Эволюция феномена отчуждения. Казань, 2004.

Медиаэтика. Казань, 2007.