Авыл урнашкан җир Соколка таулары дип атала.

Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Беренче исеме – Семёнов Пүчинкәсе.

1860 елларга кадәр халкы  дәүләт крәстияннәре (элек – экономик, 1764 елга кадәр – монастырь) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөз ахырында җирле йөк пристаненнан ел саен якынча 30 мең пот товар төяп җибәрелгән.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1898 елда ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 559 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Троицк-Сәкинәс волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Соколка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда пристань урнашкан. Вятка елгасы тамагында авыл тирәсендә Грахань утравы бар.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана – Грахань шәһәрлеге (Казан яны, Маклашеевка, Ананьино культуралары, гомумболгар истәлеге).

Халык саны

1782 елда – 55 ир-ат;
1859 елда – 328,
1897 елда – 474,
1908 елда – 602,
1926 елда – 636,
1938 елда – 560,
1949 елда – 412,
1958 елда – 531,
1970 елда – 435,
1979 елда – 258,
1989 елда – 112,
2002 елда – 51,
2010 елда – 28,
2017 елда – 21 кеше (руслар).