Биографиясе

1927 елның 18 июне, Чистай кантоны Иске Кади авылы – 1995 елның 12 июле, Чирмешән районы, шунда ук.

Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлый (1976). 1954–1969 елларда Чирмешән районы Тукай исемендәге колхозда комбайнчы, 1969–1988 елларда рәис урынбасары, колхоз рәисе була.

СССР Югары Советы депутаты (1966–1970).

1966 елгы сезонда 450 га да бодай урдыра, 9065 ц икмәк суктыра.

Бүләкләре

Герой исеме бодай, арыш һ.б. бөртекле һәм азык культуралары уңышын күтәрүдәге уңышлары, техниканы югары җитештерүчән куллануы өчен бирелә. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ишкаев А. Ахмадуллин Исмагил Ибрагимович // Герои Социалистического Труда Татарии: Документальные очерки. Казань, 1984. Книга 2.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.