Чын фамилиясе Бухов.

Биографиясе

17 февраль 1889 ел, Уфа шәһәре – 7 октябрь 1937 ел, Мәскәү.

Казан икенче ир балалар гимназиясен тәмамлаганнан соң, Казан университетының юридик факультетына (1907) укырга керә. Шул ук елны студентлар хәрәкәтендә катнашкан өчен университеттан куыла һәм Уралга сөрелә.

1906 елда гимназист булганда Казан басмаларында – «Волжский курьер», «Волжский листок» газеталарында, «Метеор» журналында, Мәскәүнең «Стрекоза» (1907), «Весна» (1908) журналларында басыла башлый.

1908 елда А. Бухов Казан матбугаты вәкиле буларак 1 нче Бөтенроссия журналистлар съезды эшендә катнаша (Мәскәү).

1910 елдан «Сатирикон» журналында эшли, 1913 елда «Зәңгәр журнал» ны (Санкт-Петербург) редактацияли.

Октябрь революциясеннән соң көнбатыш Белоруссиядә, аннары Литвада яши. 1920-1927 елларда совет яклы «Эхо» (Каунас шәһәре) газетасы редакторы була.

1927 елда СССР Үзәк Башкарма комитеты А.Буховның Мәскәүгә кайтуы турындагы үтенечен канәгатьләндерә. Биредә ул «Бегемот», «Чудак», «Смехач» журналларында һәм «Труд»газетасында басыла.

1932 елдан  «Крокодил» журналында эшли. Сатирик романнар һәм юмористик хикәяләр авторы.

Нигезсез репрессияләнә (1937); үлгәннән соң (1956) реабилитацияләнә.

Әсәрләре

История трёх святых и некоторых посторонних. М., 1930;.

Чёрное кольцо. М.-Л., 1931.

Рассказы, памфлеты, пародии. М., 1972.

Ухаживатель. М., 1989.

Әдәбият

Спиридонова-Евстигнеева Л.А. Русская сатирическая литература начала ХХ века. М., 1977.

Краткая литературная энциклопедия. М., 1978.

Автор – К.Н.Куранов