Биографиясе

1917 елның 22 июне, Казан губернасы, Чистай өязе Татар Талкышы авылы – 2015 елның 3 марты, Казан.

Чистай авыл хуҗалыгы техникумын (1934 ел), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1939 ел) тәмамлый.

1939–1941 елларда Дөбъяз, Актаныш, Акташ сорт участоклары мөдире.

1945–1950 елларда Казан селекция станциясе директоры урынбасары, 1950–1952 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл хуҗалыгын пропагандалау идарәсе башлыгы.

1952–1955 елларда Казан авыл хуҗалыгы институты проректоры, 1955–1961 елларда Казан югары партия мәктәбенең авыл хуҗалыгы кафедра мөдире, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары (1965–1974), Мари универсететының (1974–1980) һәм Казан авыл хуҗалды институтының (1955–1961, 1963–1965, 1980–1990 елларда) үсемлекчелек кафедралары мөдире, 1990 елдан профессор.

Бөек Ватан сугышында катнаша, танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Ставрополь, Ростов-Дон, Минск, Бреславль һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Рядовой булып алынып, сугыштан майор дәрәҗәсендә кайта.

Фәнни эшчәнлеге

А.А.Җиһаншин җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологияләрен алдан исәпләнгән, программалы нигезгә күчерүнең теоретик базасы булдырыла, практик алымнары эшләнә. Югары уңыш алу өчен (1 га дан 40-60 ц) авыл хуҗалыгы культураларын чәчүлекләрдә урнаштыру, бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны, бәрәңге, люцерна һәм башкалар өчен туфрак әзерләү, ашламалар куллану, сугару, сортлар сайлау, чәчү, карау һәм җыюның үзенчәлекләре өйрәнелә.

А.А.Җиһаншин – игенчелек системасының төп звенолары, шул исәптән Биектау районының «Чулпан» хуҗалыгында адаптив игенчелек системасы буенча Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының стационар тәҗрибәләр инициаторы һәм беренче җитәкчесе. Республика территориясенең хәзер гамәлдә булган табигый-икътисади зоналарга бүленешен нигезли.

Монографияләр авторы.

Татар энциклопедиясенең Баш гыйльми мөхәрририяте әгъзасы.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге (2001 ел) үләнчел сорго үстерү, куллану, орлыкчылыгын оештыру технологиясен эшләгәне һәм аны җитештерүгә керткәне өчен бирелә.

Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе», «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Агротехника полевых культур в Татарской АССР. Казань, 1952 (соавтор);

Возделывание зернобобовых культур. Казань, 1953 (соавтор);

Полеводство Татарии. Казань, 1960;

Севообороты Татарии. Казань, 1973;

Озимая рожь в лесостепи. М., 1974 (соавтор);

Факторы запрограммированных урожаев. Казань, 1974 (соавтор);

Зернофуражное поле. Казань, 1985 (соавтор);

Интенсивные технологии и программирование урожайности. Казань, 1987.

Әдәбият

Воины-татары в боях за Родину. Казань, 1945;

Дюрягин Г.М. Верный сын Родины: страницы фронтовой жизни. Казань, 1971;

Давлетшин Т.З. К тайнам высоких урожаев. Казань, 1987;

Аверьянов Г.Д., Мещанов В.Н. Абдулла Зиганшин // Казань. 2001. № 12.