Псевдонимы Әлмира Саръяз.

Биографиясе

1938 елның 8 июлендә, Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1965).

1962 елда «Совет мәктәбе», 1964 елдан «Азат хатын» (1991 елдан «Сөембикә», 1990-1993 елларда җаваплы сәркәтип) журналларында, 1993-1994 елларда «Бәйсезлек» газетасында эшли.

1994-1998 елларда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе. Бер үк вакытта Татар иҗтимагый үзәге каршындагы Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе.

1997 елдан «Мөслимә» газетасы мөхәррире. Бер үк вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.

Мәкаләләре «Ялкын», «Сөембикә» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталарында басыла.

Күпчелек мәкаләләре яшь буынга хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү, татар халкының рухи хәзинәләрен яңадан тергезү мәсьәләләренә багышлана.

Әсәрләре 

Яшүсмер, сиңа // Ватанга тугрылык. К., 1979;

Нигез ташлары // Ана бәхете. К., 1983;

Сыерчыклар бездә кышлый // Көзге ачы җилләрдә. К.,1988.

Әдәбият

Әмирханов М. Яктының җаны җәннәт // Сөембикә. 1998. № 7.