Биографиясе

1930 елның 10 мае, Саба районы Олы Арташ авылы — 2020 елның 4 августы, Казан, Осиново поселогында җирләнгән.

Казан консерваториясен тәмамлый (1958).

1960–1967, 1974–1984 елларда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1967–1973 елларда Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе.

1984–2003 елларда Казан педагогия университетының татар музыкасы һәм халык музыка уен кораллары кафедрасы мөдире, профессор (1990 елдан). Татар музыка фольклоры әсәрләрен туплаучы һәм өйрәнүче.

Татар (1964, 1970, 1976, 1984) һәм рус (2003) халык җырларын туплап бастыра.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар музыка мәдәниятенә, музыка теориясе һәм тарихына, музыка психологиясе мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1985).

Хезмәтләре

Музыкальный Татарстан. К., 1970; Народные песни волжских татар: Исслед. М., 1982; Татарская народная музыка. К., 2003.

Әдәбият

Вәлиев М. Моң чишмәләрен эзләгәндә // Казан утлары. 1980. № 5;

Бахтиярова Ч.Н. Нигмедзянов Махмут // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986;

Махмут Нигмедзянов–70: Альбом-буклет. К., 2000.