Кандыз елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 33,6 км, ТР чикләрендә – 22 км. Бассейнының мәйданы 211,1 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага. Елганың башы һәм югары агымы Оренбург өлкәсе территориясендә, тамагы Баулы районы Поповка авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы – 130 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Соланың 0,5 тән 8,5 км га кадәр озынлыктагы 12 кушылдыгы бар, иң зурысы – Күчелга (Кучелга) (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Туенуы катнаш, якынча яртысы кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 3-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 179 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,649 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан артык.

Елгада суының күләме 0,8 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.