Биографиясе

1936 елның 23 гыйнвары, Воронеж өлкәсенең Мичуринск шәһәре —  2006 елның 10 декабре, Казан.

1960 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, СССР ФАнең Казан филиалы Химия институтында.

1961 елларда Чуаш электротехника фәнни-тикшеренү институтында (Чабаксар шәһәре), 1962 елдан Казан университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре металлар һәм элементорганик кушылмалар электрохимиясенә карый. Элементорганик катион-радикалларны генерирлау анод реакцияләре һәм аларның шуннан соңгы әверелешләренең кинетикасы һәм механизмнары буенча фәнни юнәлешкә нигез салучыларның берсе.

Никитин, беренче булып, Арбузов реакциясенең фосфит кислотасы эфирларының электрохимик оксидлашу шартларында узу мөмкинлеген тормышка ашыра.

Фосфор, мышьяк һәм сөрмә атомнары кергән органик кушылмаларны электрохимик синтезлау алымнарын тәкъдим итә.

Уйлап табуга 40 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Анодно-инициируемое свободно-радикальное фосфорилирование олефинов // Журн. общей химии. 1997. Т. 67, вып. 2 (автордаш);

Синтез триалкилфосфатов из белого фосфора // Журн. общей химии. 1998. Т. 68, вып. 7 (автордаш);

Electrochemically induced phosphorylation of alkens // Electrochimica Acta. 1997. V. 42, № 14 (автордаш).