Биографиясе

1792 ел, Сембер (хәзер Ульяновск) шәһәре – 1849 елның 20 марты, Казан шәһәре.

1801–1810 елларда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә, 1810–1812 елларда Казан университетының тел һәм әдәбият белеме бүлегендә укый.

1812 елдан Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә тел, әдәбият, тарих һәм география укыта, 1826–1828 елларда Казан губернасында училищеләр директоры; бер үк вакытта, 1823–1835 елларда, Казан университетының рус теле һәм әдәбияты адъюнкты, 1830–1832 елларда университет басмаханәсе идарәчесе.

М.С.Рыбушкинда тел һәм әдәбиятка кызыксыну уятучы гимназия укытучылары арасында шагыйрь Н.М.Ибраһимов та була. М.С.Рыбушкинның беренче шигырь һәм мәсәлләре 1812 елда студентларның «Смесь» кулъязма журналында нәшер ителә.

1814 елда Мәскәүдә «Иоанн, яки Казанны алу» («Иоанн, или Взятие Казани») трагедиясе нәшер ителә. Явыз Иван патша, аның тарафдарлары А.Адашев һәм А.Курбский, Сөембикә ханбикә, Шаһгали хан – трагедиядә катнашучы төп шәхесләр. Әсәр уңышсыз була, яшь Пушкин бу уңайдан «Рыбушкинга» («На Рыбушкина», 1815 ел) эпиграммасын яза.

Иҗаты

«О выгодах и неудобствах критики», «Нечто о римской литературе», «О лирической поэзии» фәнни мәкаләләре «Казанский вестник» журналында басыла. 1823 елдан М.С. Рыбушкин – әлеге журналның редколлегия әгъзасы.

1828 елда аңа «Прибавления к Казанскому вестнику» газетасын чыгару йөкләнә. 1833 елга, газетаның ябылуына кадәр, М.С.Рыбушкин аның мөхәррире була.

1832–1834 елларда Казан университеты адъюнкты М.В.Полиновский белән берлектә Казандагы беренче хосусый журнал – «Заволжский муравей»ны нәшер итә. Журнал төбәк тормышында әһәмиятле күренеш була, анда М.С.Рыбушкин Болгар, Биләр, Иске Казанга барып кайткач туплаган материалларын бастыра.

Казан тарихына багышланган мәкаләләрнең күбесе «Краткая история города Казани» (1834 ел) китабы нигезенә ята. Аны әзерләгәндә П.И.Рычков, А.И.Лызлов, К.Ф.Фукс хезмәтләре, патриарх Гермоген кулъязмасы (1592 ел), Казан епархиясе, Адмиралтейство конторасы, Казан университеты, гимназия документлары, Ю. фон Каница картасы файдаланыла.

«Нравы и обычаи жителей», «Об образовании между татарами», «О праздниках татарских» исемле бүлекләрендә татарларның дини тормышы, уку-укытуның торышы, Сабан туе, Рамазан, Корбан бәйрәме һ.б. турында бәян ителә; китап ахырында Казан ханнары, воеводалар, губернаторларның исемлеге бирелә.

Китап – Казан тарихына багышланган комплекслы хезмәт. Анда шәһәрнең үткәндәге һәм хәзерге торышы тасвирлана, тарихи фактлар, статистика, көнкүреш һәм этнографик күзәтүләр урын ала (1834 елда М.С. Рыбушкин китапны А.С.Пушкинга җибәрә, 1835 елда Пушкин аңа «Пугачёвский бунт»ның бер нөсхәсен бүләк итә).

1835 елдан Әстерхан губернасы училищеләре директоры. М.С.Рыбушкин вакытында Әстерхан гимназиясендә татар укучыларының саны арта, гарәп теле укытыла башлый, иң яхшы укучылар Казан университетына укырга керә.

1839 елда «Статистическое и топографическое описание Астраханской губернии» (нәшер ителми) китабын язып тәмамлый. 1841 елда Мәскәүдә, төбәк тарихының төп баскычлары чагылган «Записки об Астрахани» басыла (бүлекләре – «О начале Астрахани», «Покорение Астрахани», «Злодействия Разина и бедствия Астрахани», «Пугачёв» һ.б.); тарихи өлеше кәсепчелек, сәүдә, балык тоту турында мәгълүмат тупланган документлар белән тулыландырыла; татар халкы кыскача тасвирлана (җирле йорт татарлары, Казан татарлары аерып чыгарыла), татарларның саны (10 мең кеше), Әстерхан татарларының урнашуы һәм аларның төп шөгыльләре турында мәгълүмат бирелә.

1843–1846 елларда Пенза губернасы училищеләре директоры. 1843 елда нәселдән күчмә дворянлык дәрәҗәсе бирелә. 1846 елда отставкага чыга, Казанда яши.

1848–1849 елларда «Краткая истории города Казани» китабының тулыландырылган 2 нче басмасын 2 өлештә чыгара. М.С.Рыбушкин үзенең хезмәтләрендә «һәр төбәк, шәһәр һәм урынның тарихы дәүләт тарихының бер буыны» булуын ассызыклый.

Әдәбият

Аристов В.В., Ермолаева Н.В. Всё началось с путеводителя... Казань, 1975.

Алишев С.Х. По следам минувшего. Казань, 1986.

Автор – Р.А.Айнетдинов