Тарихы

Революциягә кадәрге чыганакларда Мәүләшә исеме белән билгеле.

Авылга XVIII йөз уртасына кадәр йомышлы татарлар тарафыннан нигез салына (1762 елда унтер-офицер Р.Г.Лазаровның 8 крепостной крәстияне күчеп утыра).

1860 елларда халкы алпавыт крәстияннәре (XIX йөзнең беренче яртысында А.Р.Ртищева, Е.А.Поповага карый) һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1830 елда авылда мәчет төзелә, 1886 елда тузган иске бина урынына яңасы төзелә.

1886 елда мәктәп ачыла (1886 елда 20 ир бала һәм 10 кыз бала укый, 1895 елда – 35 ир бала һәм 15 кыз бала).

Православие динендәге халык Рус Суыксуы авылының Успение чиркәве приходына карый.

XX йөзнең башында авылда 5 җил тегермәне һәм 5 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 629 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Мораса волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1945 елның 3 апреленнән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Камка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елда авыл “Энергетик” совхозы составында була, 1967 елда – “Мир” совхозы, 1983 елда – “Кызыл Байрак” колхозы, 1991 елдан “Камка” совхозында. 2002 – 2004 елларда “Камка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Күренекле кешеләре

М.Х.Вәлиев (1953–2020) – әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның “Мәгариф” милли китап нәшрияты директоры (1992 – 2009 елларда);

Нәби Дәүли (1910 – 1989 еллар) – татар язучысы, аның исеме Базарлы Матак авылы урамына, гимназиягә, Казан урамына һәм Яңа Үргәагар авылындагы урамга бирелә.

Халык саны

1782 елда – 80 ир заты;
1859 елда – 555,
1897 елда – 783,
1908 елда – 719,
1920 елда – 798,
1926 елда – 482,
1938 елда – 396,
1949 елда – 342,
1958 елда – 390,
1970 елда – 228,
1979 елда – 129,
1989 елда – 61,
2002 елда – 23,
2010 елда – 14,
2015 елда – 12 кеше (татарлар).