1890 елның 29 июне, Уфа губерниясе, Бәләбәй өязе Баязит авылы — 1944 елның 11 марты, Бәләбәй шәһәре. 

«Галия» мәдрәсәсендә (Уфа) укый.

Казан татар укытучылар мәктәбен (1915), Башкортстан педагогия институтын (1930 еллар) тәмамлый.

Кыргызстанда укытучы булып эшли.

1917 елдан соң Башкортстанда педагогик эштә (Бәләбәй татар-башкорт педагогия техникумында һ.б.).

«Шура», «Аң», «Ак юл», «Белем», «Культура революциясе» журналларында, «Вакыт», «Башкортстан», «Яңа авыл» газеталарында мәкаләләре басыла.

«Алатау буйларында» (1913), «Вакытлы никах» (1913), «Артык кеше» (1914) һ.б. очерк һәм хикәяләр җыентыклары авторы.

И.С.Тургенев, А.И.Куприн әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Урта мәктәпләр өчен рус теле дәреслеге авторы.